Әтнәдә чемпион алышынды
Әтнә хоккей лигасы уеннары тәмамланды.
Соңгы елларның алыштыргысыз чемпионы булган Әтнә командасы быел соңгы урын белән канәгатьләнде. Дөрес, моның үз сәбәпләре бар, бу хакта язылыр әле. Ә чемпион исемен Шашы командасы яулады. Җитди җитәкчеләрнең уртак уңышы бу:, Айрат Каюмов, Марат Сабирҗанов боз өстендә дә оста булуларын күрсәттеләр. Чемпион - 13 балл, көмеш медаль ияләре бәрәскәләр 10 балл тупладылар. Арча районының Югары Аты командасы 9 балл белән бронзага лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев