Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чираттагы киңәшмә узды

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырыш узды. Утырышта алда торган зур чараларга әзерлек, аларда террорчылык актлар белән бәйле куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча сөйләшүләр булды. 29 август көнне Әтнә районы үзәгендә Республика көнен билгеләп узыла. 1 сентябрь - Белем көне. Район мәктәпләре яңа уку елына кабат...

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырыш узды. Утырышта алда торган зур чараларга әзерлек, аларда террорчылык актлар белән бәйле куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча сөйләшүләр булды.

29 август көнне Әтнә районы үзәгендә Республика көнен билгеләп узыла. 1 сентябрь - Белем көне. Район мәктәпләре яңа уку елына кабат ишекләрен ачачак. Һәм дә 13 сентябрь - Татарстан Президентын, авыл җирлекләренә депутатларын сайлаулар көне. Шул мөһим чараларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча районның кураторы, ФСБ вәкиле Рамил Хәйруллин, Әтнә һәзм Арча районнарының күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин, район поция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев чыгышлары тыңланды Рөстәм Роальд улы үз чыгышында мәктәпләрдә тикшерүләр булып, әйтелгән кимчелекләрне бетерергә кирәклегенә басым ясады.

Шунысын да әйтергә киәк, 1 сентябрьдән республикабызда "Эстремизга - юк" айлыгы игълан ителде. Айлык кысаларында районда эш планы төзелеп, төрле чаралар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев