Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнәдә яхшы икәнне белеп килдем", диде министрлык вәкиле

Хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшерергә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Алмаз Кашапов килде. Районыбыз чираттагы сынауны да уңышлы узды. Моны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов: - Министрлык вәкиле кая килгәнемне дә, Әтнәдә эшнең торышы яхшы икәнен дә белеп килдем, диде. Язгы чәчүгә әзерлек яхшы...

Хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшерергә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Алмаз Кашапов килде.

Районыбыз чираттагы сынауны да уңышлы узды. Моны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов:

- Министрлык вәкиле кая килгәнемне дә, Әтнәдә эшнең торышы яхшы икәнен дә белеп килдем, диде. Язгы чәчүгә әзерлек яхшы дигән фикердә китте, - дип бәяләде.

Комиссия составында механикалаштыру буенча консультант Фидаил Сөнгатов, орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Фәрит Галиуллин, "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров та бар иде.

"Күшәр", "Ташчишмә", "Таң", "Күңгәр", "Тукай" хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә җәлеп ителүче һәм амбар техникалары, орлык, документация, төрле инвентарьны тикшерделәр. Алмаз Кашапов фикеренчә, техника хәзер үк язгы кыр эшләренә тотынырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Культиваторларның "лапа"лары бер биеклектә булырга тиеш.Ә агулау машиналарына аерым игътибар булды. Кыскасы, Алмаз Кашапов һәр техниканы "энә күзеннән үткәрде", документлар эчендә актарынды, аерым тракторчылар белән дә сөйләшеп алырга өлгерде. Аеруча чәчкечләрнең комплектлылыгы, гидрошлангларның ялганышы, культиваторның дөрес көйләнеше һәм һәр тырма тешендәге "угол атаки" күз уңында булды.

Гомумән алсак, хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге начар түгел.Өстәвенә, безнең бу күрсәткечне яңа алган техника-агрегатлар да бизи. Быел игенчене зур күләмле һәм гаять җаваплы эш чоры көтә. Ә безнекеләр сыната торганнардан түгел. Моңа министрлык вәкиле дә инанып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев