Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – чираттагы сынау

Районыбыз чираттагы сынауны да уңышлы узды. Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы идарәсенең махсус комиссиясе тарафыннан авыл хуҗалыгы машиналары, амбар һәм орлыклар халәте, ашламалар торышы тикшерелүен хәбәр иткән идек. Күп тә узмады нәкъ шул максат белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле килде. Алмаз Кашапов игътибар итеп кенә калмады, һәр техниканы "энә...

Районыбыз чираттагы сынауны да уңышлы узды. Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы идарәсенең махсус комиссиясе тарафыннан авыл хуҗалыгы машиналары, амбар һәм орлыклар халәте, ашламалар торышы тикшерелүен хәбәр иткән идек. Күп тә узмады нәкъ шул максат белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле килде. Алмаз Кашапов игътибар итеп кенә калмады, һәр техниканы "энә күзеннән үткәрде", документлар эчендә актарынды, аерым тракторчылар белән дә сөйләшеп алырга өлгерде.

Гомумән алсак, хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеге начар түгел. Бу күрсәткечне яңа алган техника-агрегатлар да бизи. Быел игенчене зур күләмле һәм гаять җаваплы эш чоры көтә. Ә безнекеләр сыната торганнардан түгел. Моңа министрлык вәкиле дә инанып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерњ, авыл хуќалыгы