Әтнә таңы

Әтнәдә чираттагы видеофестиваль узды

Видеофестиваль колачын җәя "Әтнә балалар видеофестивале" быел дүртенче тапкыр тамашачыга укучылар тарафыннан әзерләнгән музыкаль һәм кыска метражлы фильмнарны тәкъдим итте. Үткән елларда бары тик район мәктәпләре укучылары эшләре генә күрсәтелсә, быел анда күрше Биектау районыннан да ике мәктәп катнашты. Тәрбия өлкәсендә зур проектларның берсе булган бу фестиваль кунакларын Түбән Көек...

Видеофестиваль колачын җәя

"Әтнә балалар видеофестивале" быел дүртенче тапкыр тамашачыга укучылар тарафыннан әзерләнгән музыкаль һәм кыска метражлы фильмнарны тәкъдим итте.

Үткән елларда бары тик район мәктәпләре укучылары эшләре генә күрсәтелсә, быел анда күрше Биектау районыннан да ике мәктәп катнашты. Тәрбия өлкәсендә зур проектларның берсе булган бу фестиваль кунакларын Түбән Көек мәктәбе ачык йөз белән каршы алды.

Мәктәпләргә фестивальдә катнашу өчен якынча биш тема тәкъдим ителгән. Билгеле инде, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы әлеге темаларның иң мөһимнәреннән берсе булып тора. Фестивальдә күрсәтелгән музыкаль клипларда да, кыска метражлы фильмнарда да нәкъ менә сугыш темасын яктыртуга зур игътибар бирелгән.

Фестивальнең кунаклары да клиплар һәм анимацион фильмнар төшерү өлкәсендә професиональ дәрәҗәдә эшләү осталары иде. Якташыбыз, "Яңа гасыр" телеканалында барган "Без тарихта эзлебез" программасының алып баручысы Альберт Шакиров , шулай ук аннимацион проектлар авторы Артур Набиуллин видеофестиваль эшендә жюри әгъзалары булып кына түгел, ә бәлки киңәшче - остазлар буларак та яшь режиссерлар белән эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Реклама

Фестивальгә килгән 11 музыкаль клип һәм 19 кыска метражлы фильмнарның барысына да тукталып, эчтәлеген сөйләп китсәм, кәгазь бите дә җитмәс. Олы Мәңгәр мәктәбе әзерләгән кыска метражлы фильмны караганда, экранда таныш йөзләрне күреп, күз яшен тыя алмадым. Фильмның эшләнеше ни дәрәҗәдә икәнен мин билгели алмыйм, вәкаләтем юк. Тик шулай да укучыларның һәм укытучыларның тырышлыгын билгеләп үтми кала алмыйм. Бу шулай ук Күңгәр, Иске Өҗем мәктәпләре әзерләгән эшләргә дә кагыла.

Олы Әтнә мәктәбе әзерләгән "В землянке" җырының клибы бик югары дәрәҗәдә иде. Укучылар сугыш чоры атмосферасын тудырып кына калмыйча, үз рольләренә кереп, җырны да чын осталарча башкарып чыктылар. Клип жюри тарафыннан " Иң яхшы музыкаль клип" буларак билгеләнеп үтелде. "Мәгълүмат күплелеге" номинациясендә исә Күәм мәктәбе туган авылларына багышлап күренекле композитор Сара Садыйкованың авылдаш шагыйрьләре Самат Шакир сүзләренә язылган клибы җиңеп чыкты. Яңа Шашы мәктәбеннән Зилә Сәләхова башкаруындагы "Юксыну" һәм Түбән Көектән Энҗе Шакирова башкарган "Син кайтмадың" җырларына клиплар да" Иң яхшы сюжет" иясе буларак дипломга лаек булды. "Иң яхшы башкаручы" номинациясендә диплом Бәрәзәдән Салават Әхмәтҗановка бирелсә, "Иң яхшы актер" буларак Күшәрдән Рүзилә Һашимова билгеләп үтелде.

Кыска метражлы фильмнарга килгәндә, аларның эчтәлеге, сюжет төзелеше берәүне дә битараф калдырмагандыр. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, Биектаудан килгән кунакларның презентацияләре жюри әгъзалары тарафыннан аерым игътибарга лаек булды. Шулай ук Кышлау егетләре тарафыннан төшерелеп, видеофестивальгә "нелегаль" рәвештә килеп кергән тагын бер материалны быелгы фестивальнең ачышы дияргә була. Егетләр бернинди ярдәмсез, үз көчләре белән төшерелгән әлеге фильм "Иң яхшы уен фильмы" номинациясендә аерым урынга лаек булды. Монтажлау, кадрларның үзенчәлеге буенча Бәрәскә мәктәбенең данлыклы колхоз рәисе, Мирсәй Әмирнең " Миңлекамал" әсәренең прототибы Рауза апа Касыймовага багышлап төшерелгән " Хәтер дисбесе өзелмәсен" фильмына җитүчеләр булмады. Ул "Иң яхшы видеофильм" номинациясендә җиңү яулады. Ә "Иң кызыклы сюжет" дипломы Бәрәзә мәктәбенә эләкте. "Иң яхшы тарих" - Күлле Киме, "Иң яхшы сюжет" - Олы Әтнә - номинацияләр буенча дипломнар әнә шулай бүленде. Күшәр төп мәктәбенең шагыйрә Рүзия Камаевага багышлап төшерелгән "Минем кече Ватаным" фильмы да шулай ук дипломга лаек булды.

Фестиваль барышында укучыларга шулай ук дөньякүләм танылган режисерлар белән танышырга, аларның фильмнарыннан өзекләр карап үтәргә дә мөмкинлек бирелде. Мондый чаралар һичшиксез, укучыларга патриотик тәрбия бирү ягыннан бик кирәкле һәм мөһим. Аны оештыручы, башлап йөрүче Райлә Фәхретдинованың да төп максатларының берсе шул. Әлегә республикада бер бездә генә үткән бу чара, киләчәктә бөтен Татарстаннан укучылар җыяр дип ышанам. Үз эшләренең остасы булган мондый әйдаманнар булганда, бу шулай булачак та.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: