Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чишмәләрне төзекләндерәләр

Олы Әтнә авылында ике чишмә бар: авылның бер ягында - "Акый". Ә икенче ягында - "Кизләү". Әлеге чишмәләрне караусыз дип әйтеп булмый, елның- елында һәр икесенең күпмедер өлешләрен төзәткәләп, эшләп торалар. Быел да менә шул ике чишмәне төзекләндерү эшенә керештеләр. - Ике атналап булыр эшли башлаганга, ике чишмәнең дә бурасы...

Олы Әтнә авылында ике чишмә бар: авылның бер ягында - "Акый". Ә икенче ягында - "Кизләү".

Әлеге чишмәләрне караусыз дип әйтеп булмый, елның- елында һәр икесенең күпмедер өлешләрен төзәткәләп, эшләп торалар.

Быел да менә шул ике чишмәне төзекләндерү эшенә керештеләр.

- Ике атналап булыр эшли башлаганга, ике чишмәнең дә бурасы алыштырыла быел. "Акый" чишмәсенекен эшләп бетердек, 6×6 лы бураны куеп, түбәсен калай белән яптык. Бүгенге көндә "Кизләү" чишмәсенең бурасы эшләнелә, искесен сүтеп, бурасы куелды, түбәсе әле ябылмаган. Төзекләндерү эшләре үзара салым акчасына башкарыла һәм аны килешү нигезендә ялланган эшчеләр башкара...- ди Олы Әтнә авылы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гаптелфәт улы Мөхәмәдҗанов.

Хәтерләсәгез, узган ел референдум үткәргәндә, җыйналачак акчага эшләнәчәк эшләр исемлегендә чишмәләр дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев