Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Чиста су" – чиста кертеләме

Су кертүчеләр тырыша Район үзәгендә "Чиста су" операциясенең башлануын хәбәр иткән идек. Карап диярлек эшләтәбез, чөнки күбебезнең күз алдында.

Суы да, урамнарның торышы да, эшләгәннән соңгы халәте дә кызыксындыра. Ә Балтач егетләре Пролетар, Пушкин, Электр, Радио, Ферма .. урамнарын казып, су торбаларын салып баралар. Шул рәвешле 1300 метр чакрым җир үтелгән. Бүгенге көндә дә эш дәвам итә. Борчылмагыз, сыйфатлы итеп башкаралар, чөнки бригаданың эшен үз җитәкчеләре дә, безнең җитәкчеләр дә гел тикшереп торалар. Мәгълүматларны коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәровтан алдык. Әлеге программа буенча эшләүче хезмәткәрләр асфальт юлларны ватмыйбыз, дип вәгъдә иткәннәр иде. Вәгъдә иман, асфальт юлларна ватмаск"а тырышалар. Тик аннан соң да, казылып, өелеп калган балчык өемнөре техника йөрер өчен дә уңайсызлыклар тудыра. Бу хакта Олы Әтнә авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илфир Галиев;

- Бу эш әле дәвам итә. Бер көндә генә тәмамлый торган хезмәт түгел. Алга таба, Пролетар һәм Кустар урамнарына таш җәеләчәк, - диде.

Торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Сәфәров: "Казылган балчыкны тигезләп кую мөмкин түгел. Алай эшләгәндә ул уелачак. Шуңа күрә иң элек аның утырганы көтелә. Бу проект буенча да шулай", - дип аңлатты.

Фотода Пролетар урамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев