Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “Чиста су” керә, урамнар яктыра

Халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү, яшәешне яхшыртуны күздә тоткан республиканың максатчан программалары Олы Әтнәне иңли бүген.

"Чиста су" кертүче оешма хезмәткәрләре Ферма урамын үтеп, Карла Маркс, Бәдри Җиһаншин урамнарын казып, су торбаларын салып, күмеп, эшләрен дәвам итәләр. Шул рәвешле Әтнәнең күпчелек урамнары сулы булачак. "Чиста эшлиләр суын да күреп булса," дип икеләнгән халыкны икенчеләре тынычландыра. "Без дә ышанмаган идек, рәхәтләнеп тотабыз бүген суны, урамнарыбызда асфальт",- диләр. Асфальт кынамы соң, әнә шул урамнарны яктыртуны да Хөкүмәт үз өстенә алды. Авыл җирлекләрендәге урамнарга яңа лампочкалар урнаштырыла. "Район үзәгенең дә Карл Маркс, Совет урамнарындагы лампочкалар алыштырылды. Башка урамнарны, шул исәптән Олы Әтнә авыл җирлегенә кергән авылларның урамнарын яктырту да күздә тотыла",- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ильвир Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: махсус программа