Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чистарту корылмасы эшли башлады

Максатчан программа Чистарту корылмасы эшли башлады Монда йөргәндә үземне әллә кайларда йөргән кебек хис иттем. Әтнәдә генә түгел... Сүрия МИНГАТИНА "Чистарту корылмасының исеме генә бар инде безнең, нәрсә чистартсын инде ул..." - еш ишетә идек бу сүзләрне, "Яңасы төзеләчәк", дигәч тә, ышаныч шулкадәр генә иде. "Акча әйләндерәләрдер, күз буяр өчен...

Максатчан программа

Чистарту корылмасы эшли башлады

Монда йөргәндә үземне әллә кайларда йөргән кебек хис иттем. Әтнәдә генә түгел...

Сүрия МИНГАТИНА

"Чистарту корылмасының исеме генә бар инде безнең, нәрсә чистартсын инде ул..." - еш ишетә идек бу сүзләрне, "Яңасы төзеләчәк", дигәч тә, ышаныч шулкадәр генә иде. "Акча әйләндерәләрдер, күз буяр өчен генә берәр нәрсә эшләгән булалар да, шуның белән бетә..." - барыбызга да таныш һәм иң еш әйтелә торган җөмлә бу. Кызганыч, вакыты-вакыты белән каршы сүз дә әйтеп булмый, дәшми калуны кулай күрәсең.

Олы Әтнәдә чистарту корылмасы яңартыла башлагач та, берничә хәбәр бирдек үзе, өстән генә, чөнки монда эшләүчеләр кырыс кешеләр булып чыктылар, "Төзелеп беткәч күрерсез, озак калмады, әлегә кертмибез, фотога да төшерттермибез", - дип кире борып тордылар. Тышкы сурәтен генә күрсәтеп хәбәр бирү белән чикләнергә туры килде.

Һәм менә әлеге чистарту корылмасы тулы көченә эшли башлады. Күрү мөмкинлеге туды, коммуналь хаҗалык оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәров белән Олы Әтнә фермасының "Ашыт" болыны ягында урнашкан чистарту корылманың эчендә йөрибез.

Фотога төшергәннән соң да ялгыш күрмәдемме икән дип әйләнеп-әйләнеп карап килгәләдем, шулай йөрүемне күргән җитәкче:"Чын инде, спиртзавод белән бер инде монысы, үзебез дә ышанып җитә алмыйбыз, авылның техникум ягындагы линиясе, больница ягыннан килгән шакшы су керә монда, менә бу уң яктагы резервуарларга шакшы су керә сул яктагысыннан чистартылып чыга", дип төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйли Рамил Рафаэль улы.

Баскычтан менеп резервуарлар арасында йөрибез, гөжелдәгән тавышка да ияләнелде, 12 зур резервуар, тагын ике кечкенә резервуар урнашкан монда. Резервуарлар эчендә, өчтән ике өлешендә, вертикаль итеп 3см диаметр чамасындагы торбалар урнаштырылган. "Менә шул торбаларда тере организмнар, 100 дән артык инфузория бар, һәрберсе үрчеп артып тора, шул шакшы судагы бактерияләр белән тукланалар, суны шулар чистарта инде. Чистартылган су Әтнә елгасына чыгарыла. Тәүлегенә 100 кубометр су чистартыла", - дип ачыклык кертә Рамил.

"Елга пычрана икән инде", дияргә ашыкмагыз. Чөнки чистартылган суны краннан килә торган чиста судан аера торган түгел, резервуарның төбе күренә. Моның шулай икәненә инаныр өчен сайтка кереп фотоларны карагыз. Искитмәле.

Чистартылган су

Баштагысы

Әлеге чистарту корылмасын төзү өчен республика бюджетыннан 11 миллион акча бүлеп биргән, бу акча шушы корылма өчен генә тотылган. Ә әйләнә-тирәсен асфальтлар өчен тагын бирелә акча. " 694 кубометр җир асфальтланачак, шуның 534 метры - чистарту корылмасыннан ферма урамының Габдрахманов Илсур хуҗалыгына кадәрге арага асфальт салыначак. Чөнки ферма эченнән чистарту корылмасына йөрергә ярамый икән, пычрак керүе бар. Шул дәрәҗәдә чисталык, тәртип монда. Эчке якта җылыту системасы- радиаторлар урнаштырылган, өч катлы пластик тәрәзә куелган. Биредәге чисталыкны, эшләү тәртибен смена белән эшләүче 3 каравылчы саклый. Чистарту корылмасының әйләнәсендәге койма- челтәр сетка да алыштырылачак. Аның урынына нәрсә буласы әлегә билгеле түгел, дәүләт ничек хәл итә, диләр. Болай да була икән, дип сокланып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев