Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чокыр-чакырлар калмаячак

Ике көн элек районыбыз юлларында төзекләндерү эшләре башланды. Чокыр-чакырлар күбәйгән иде. Бу бигрәктә машинада хәрәкәт иткәндә сизелә. Элеккеге юллар белән чагыштырганда мең өлеш артык булса да, шоферлар уфтана башлады. Беренче ямалган чокырларны күргәч, бездән битәр, алар сөенгәндер. - Олы Әтнә авылы башыннан башладык, Казан юлы белән районыбыз чигенә, "Әтнә районы"...

Ике көн элек районыбыз юлларында төзекләндерү эшләре башланды. Чокыр-чакырлар күбәйгән иде. Бу бигрәктә машинада хәрәкәт иткәндә сизелә. Элеккеге юллар белән чагыштырганда мең өлеш артык булса да, шоферлар уфтана башлады. Беренче ямалган чокырларны күргәч, бездән битәр, алар сөенгәндер. - Олы Әтнә авылы башыннан башладык, Казан юлы белән районыбыз чигенә, "Әтнә районы" дип язылган язуга кадәр юлны төзекләндереп барабыз. Аннан башка яктагы юлларга күчәбез,- ди ОАО "Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогы мастеры Раил Хәсәнов. "Район эчендәге барлык юллардагы чокырларны ямыйбыз. Барлыгы 5000 квадрат метрдан артыграк җирдә эш башкарылачак. Комыргуҗа, Чишмәле Сап юлы төзекләндерелә. Күшәр юлының 2 участогы Мәңгәр юлы шикелле итеп эшләнәчәк. Заводлар кайнар асфальт эшли башлагач, тагын 3 километрдагы юлда эш башкарылачак, аларында 3 торба да алыштырылачак",- дип ачыклык кертә оешманың җитәкче Зөлфәт Хәмитов. Эш гади генә кебек булса да, вакытны ала торган. Башта фреза (МТЗ-82) белән Айдар Мөбәрәкшин ямыйсы урынны ватып, китеп ала, көрәкче ир-егетләр Рафил Кадыйров, Таһир Шакиров чокырны ватылган асфальт кисәкләреннән аралагач, Фәрит Һидиятов компрессор белән өрдереп чистарта, шунан соң Самат Насыйров КамАЗ белән алып килгән битумны Ришат Шакиров чокырга ыргыта, аның өстенә салкын асфальт салына, соңыннан Рубис Мәрдәнов виброплитә белән таптатып, этеп тигезли - чокыр ямалды һәм һәр чокыр шулай яңартыла. Битумкайнаткыч "МТЗ-82" белән Илнар Әхмәтшин идарә итә. Юлчыларны "Газель" машинасында Раил Газимов йөртә. Эш иртәнге сәгать 7дән башлана кичке 4тә төгәлләнә. Яңгырлы- кар яву гына бу процессны азрак тоткарлап тора. - Эшсез торган юк безнең, әлегә кадәр 114 торбаның эчләрен чистарттык. Монысының мәшәкатен эшләгән генә белә,- дип сөйләшә ир-егетләр. Нәтиҗәсе дә күренә, һәр тарафка юллар бар һәм аларның сыйфаты халыкны канәгатьләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев