Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чыгарылыш кичәләре башланды

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә мәктәп белән саубуллашыр көн килеп җитте. Бу истәлекле кичәгә күлмәкне үзем теккәнем исемдә. Хәзерге кызларныкы кебек бик купшы түгел иде ул, әмма үз кулларым белән тегелгәнгә бик кадерле булды. Укытучылар, әти-әниләр белән хәзергегә караганда бик күпкә кайтыш өстәлләр артында утырып алганнан соң, җыелышып табигатькә чыгып...

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә мәктәп белән саубуллашыр көн килеп җитте.

Бу истәлекле кичәгә күлмәкне үзем теккәнем исемдә. Хәзерге кызларныкы кебек бик купшы түгел иде ул, әмма үз кулларым белән тегелгәнгә бик кадерле булды. Укытучылар, әти-әниләр белән хәзергегә караганда бик күпкә кайтыш өстәлләр артында утырып алганнан соң, җыелышып табигатькә чыгып киттек. Бергәләп таң аттырдык. Икенче көнне иртән классташ кызларның машинасында, җыелышып Казанга, педагогия институтына укырга керергә китеп барган да бүгенгедәй хәтердә. Ул вакыттан соң, күп еллар узды инде. Бездән күпкә яшьрәкләрнең балалары да үсеп җитеп, мәктәп тәмамлый. Июнь аеның соңгы атнасында бөтен ил буйлап чыгарылыш кичәләре үтә. Шәһәр яшьләре,гадәттә, бу истәлекле көнне ресторан-кафеларда билгеләп үтә. Район җирлегендәгеләр дә алардан калышмаска тырыша. Берничә ел элек кызымның чыгарылыш кичәсен укучылар, укытучылар белән бергә, без, әти-әниләр дә теплоходта билгеләп үткән идек. Әмма "Болгария" теплоходы белән булган фаҗигадан соң, хәзер су буйлап ял итергә атлыгып торучылар юк . Быел Олы Әтнә мәктәбен тәмамлаучылар чыгарылыш кичәсен кызыклы итеп үткәрү өчен район үзәгендәге бер кафены сайлаганнар. Язманың тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев