Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә соңгы өч көндә

Татарстан Республикасында урып-җыю (2016 елның 27 июленә)

Республика буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 302,8 мең гектар мәйданда (2015 елны - 97,3 мең гектар) урып-җыелды, бу барлык мәйданнарга карата 20 % тәшкил итә. Әтнә районында да урып-җыю 20 %та башкарылды.

948,1 мең тонна бөртекле (2015 елны - 218,2 мең тонна) суктырылды, уртача уңыш 31,3 ц/га тәшкил итте. Аерым культуралар буенча күрсәткечләр түбәндәгечә:

  • уҗым бодае 179,1 мең гектар мәйданнан (барлык чәчүлекләрнең 54 %) җыеп алынды, сугып алган иген күләме 603,0 мең тонна, уңыш 33,7 ц/га (2015 елны - 22,4 ц/га) булды;

  • уҗым арышы 96 мең гектарда урып-җыелды, 272,6 мең тонна суктырылды, уртача чыгышы - 28,4 ц/га (2015 елны - 22,6 ц/га);

  • 14,8 мең гектарда борчак урып-җыелды, суктырганы 29,3 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш 19,8 ц/га тәшкил итте (2015 елны - 14,9 ц/га).

    Аерым районнарда арпа сугып-җыя башладылар, ул 11,9 мең гектарда (чәчүлекләрнең 3 %), республика буенча уртача 33,4 ц/га уңыш бирә.

    Түбәндәге районнарда урып-җыю конвейеры бердәм эшли һәм сугып-җыю темплары, шулай ук уңыш чыгышы да яхшы:

  • Зәйдә 10,9 мең гектарда (30 %) урып-җыелды, 47,4 мең тонна суктырылды, республикада иң зур уртача уңыш - 43,5 ц/га;

  • Актанышта 12,9 мең гектарда (29 %) урып-җыелды, 51,8 мең тонна суктырылды - бу республикада иң зур күрсәткеч, уртача уңыш - 40,0 ц/га;

  • Буада 13,0 мең гектарда урып-җыйдылар (25 %), 49,8 мең тонна суктырдылар, уртача уңыш - 38,2 ц/га;

  • Нурлатта 8,5 мең гектарда урып-җыелды (24 %), 35,6 мең тонна суктырылды, һәр гектардан уртача 42,2 центнер уңыш чыга;

  • Тәтештә 9,2 мең гектарда урып-җыелды һәм 37,1 мең тонна суктырылды, уртача уңыш 40,3 ц/га тәшкил итте;

  • Азнакайда 12,6 мең гектарда урып-җыйдылар (24 %), 40,6 мең тонна сгылды, уртача уңыш - 32,3 ц/га;

  • Апаста 8,4 мең гектарда (30 %), уртача уңышы 32,9 ц/га булган хәлдә 27,7 мең тонна суктырдылар;

  • Чистайда 13,7 мең тонна (28 %) урып-җыйдылар, 40,1 мең тонна суктырдылар, уртача уңыш - 29,3 ц/га булды.

    Урып-җыюга соңрак керешкән төньяк районнар (21-23 июль) арасында иң зуры Кукмарада - 7,1 мең гектарда (23 %), уртача уңыш 31,6 ц/га, Арчада 7,3 мең гектарда (15 %), уртача уңышы - 31,7 ц/га, Мамадышта 6,8 мең тонна мәйданда (18 %) урып-җыйдылар, уртача уңыш - 30,1 ц/га. Балтач районында 4,7 мең гектарда урып-җыелып, уртача уңышы 35,4 ц/га тәшкил итте.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң зур күрсәткечләр түбәндәгеләрдә:

  • Буа районының "Авангард" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе Н.Г.Курчагин). 3057 гектарда урып-җыеп (39 %), 41,7 ц/га уңыш алдылар. 14,4 мең тонна бөртекле суктырдылар. Шул ук вакытта уҗым арышы буенча аерым басуларда уртача уңыш 65 ц/га тәшкил итә.

  • Нурлат районының "Сөләйманов" крестьян-фермер хуҗалыгында (җитәкчесе И.С.Хәйдәрҗанов). Монда 13,3 мең гектарның 3,2 мең гектарында (25 %) урып-җыелды, 14 мең тонна бөртекле суктырылды, уртача уңышы - 43 ц/га. Шул ук районның "Нурлат-Сөте" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (җитәкчесе О.А.Микуши) 1450 гектар мәйданда 6,3 мең тонна бөртекле суктырдылар, уртача уңышы 43,5 ц/га тәшкил итә.

  • Чистай районының "Кутлушкино" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (җитәкчесе А.М.Мингаләмов) 1068 гектар бөртеклеләр урып-җыеп, уртача 36,6 ц/га уңыш алуга ирештеләр.

  • Сарман районының А/Ф "Нуркеево" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе В.Р.Гыйльметдинов). Хуҗалык 2551 гектар мәйданда 11,1 мең тонна суктырып алды, уртача уңышы 43,4 ц/га. А/Ф "Сарман"да (җитәкчесе Д.А.Хөснетдинов) 2756 гектарда урып-җыеп, гектарыннан уртача 41,2 центнер уңыш алдылар, 11,3 мең тонна суктырдылар.

  • Алексеевский районының "Родина" колхозы (җитәкчесе И.М.Әхмәтов). Биредә 800 гектарда (44 %) урып-җыелды, уртача уңышы 43,4 ц/га тәшкил итеп, суктыруы , мең тонна булды.

  • Тәтеш районының "Колос агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе А.С.Йосыпов) гектар мәйданнан , мең тонна суктырдылар, уртача уңышы - 49 ц/га. Шушы ук райондагы "Содружество" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе Р.Х.Сабиров) 2,4 мең гектар мәйданнан 10,7 мең тонна бөртекле җыеп алды, уртача уңышы - 45 ц/га.

  • Актаныш районының "Әнәк агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе Ф.Г.Фәтхиев). Биредә 3,2 мең гектарда (40 %) урып-җыйдылар, 14,6 мең тоннада суктырып, уртача 45,7 ц/га уңыш алалар. Агрофирманың алдынгы комбайнчылары М.С.Хөсәенов һәм В.Н.Солтанов инде яңа уңышны 1000әр тонна суктырып алдылар.

    Соңгы өч көндә Азнакай, Сарман, Зәй, Мамадыш, Минзәлә районнарының бөртекле ашлык суктыру комбайннары уртача тәүлеклек 55-66 тонна бөртекле суктырып аеруча нәтиҗәле эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев