Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә 47 хатын-кыз авырый

Сәламәтлек Сөт бизе шеше Соңгы вакытларда халык арасында яман шеш авыруы белән чирләүчеләр аеруча артты. Рак, яман шеш, "өч хәреф"... - ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар да, "Дошманыма да теләмәс идем", диючеләр дә җитәрлек. Хәзер яман шеш авыртулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә....

Сәламәтлек

Сөт бизе шеше

Соңгы вакытларда халык арасында яман шеш авыруы белән чирләүчеләр аеруча артты. Рак, яман шеш, "өч хәреф"... - ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар да, "Дошманыма да теләмәс идем", диючеләр дә җитәрлек. Хәзер яман шеш авыртулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә. Районыбызда гына да әлеге чир белән 273 кеше исәптә тора. Күкрәк бизенең яман шеше белән исә 47 хатын-кыз авырый. Кеп-кечкенә районга бу! Чирнең тизлек белән таралуын истә тотып, төрле айлыклар, кисәтү чаралары уза. 21 ноябрьдән 30 ноябрь гә кадәрге аралыкта да күкрәк яман шешен кисәтү бара. Бу уңайдан әле чир турында, аны белү, кисәтү хакында район үзәк больницасының хатын-кызлар табибы- гинеколог Зөһрә Рамил кызы Галиуллина белән әңгәмә корабыз.

Сүрия МИНГАТИНА

- Яман шеш ничек барлыкка килә? Ни сәбәпле? Сүзне шуннан башлыйк әле...

- Күкрәк бизе шеше әкрен һәм сизелмичә барлыкка килә. Кемдә ничек күзәтелә, берәүдә яман шеш күзәнәкләре бик тиз үсеш алса, икенчесендә озаклап дистә еллап үрчергә мөмкин.Яман шеш күзәнәкләре - организмның сәламәт күзәнәкләре алар, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә алар яман шешкә әвереләләр. Организмның иммунитеты көчсезләнү белән бу күзәнәкләр интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып, үз ишеләрен арттыра баралар. Генетик өзеклекләр барлыкка килү нәтиҗәсендә, яман шеш күзәнәкләрендә үз-үзен үтерү механизмы юкка чыга: күзәнәк-мутантлар үлү сәләтен югалталар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар. Гүзәл затларыбызны борчуга салучы яман шеш авыртуы - бер яки ике күкрәк бизендә дә яман шеш барлыкка килү. Бу чиргә китергән сәбәпләр дә төрле, төп сәбәпләр: нәселдәнлек, күремнең 12 яшьтән дә иртәрәк килә башлавы, климакс чорының соң - 55 яшь тулып узгач кына башлануы, тәмәке тарту, симерү, радиация һәм башкалар.

- Искә төшерик әле, сөт бизләрендәге яман шеш башлануның беренче билгеләре нинди?

- Күкрәктә каты төерләр барлыкка килү, сыекча килә башлау, сөт бизенең төсе һәм формасы үзгәрә башлау, култык астындагы лимфатик төерләрнең зураюы. Авыруны вакытында ачыклау өчен күкрәкне мөстәкыйль рәвештә тикшереп торырга, сөт бизләренә маммография, УЗИ узарга, биопсия (шештән алынган күзәнәкләрне микроскоп аша тикшерү) ясатырга кирәк. - Зөһрә Рамилевна, кайбер хатын-кызларда фиброз-киста мастопатиясе, фиброаденоз яки эчке паилломатоз авырулары була ... - Әйе, тик бу авыртулар яман шешкә китерми, әмма ул барлыкка килүгә уңай шартлар тудырырга мөмкин.

- Профилактик чараларга килсәк...

- Сөт бизләрен гел тикшереп торырга кирәк. Шул очракта гына андагы үзгәрешләрне үз вакытында тоярга мөмкин. Моның өчен билгә кадәр чишенеп көзге алдына басарга һәм игътибар белән күкрәкне тикшерергә кирәк. Алар зурлыклары буенча бертигез, формасы һәм урнашулары белән симметрик булырга тиеш. Күкрәкне тоткалап караганда авырту, шеш, төер, тиресенең тартылуын сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Үз-үзеңне кимендә аена бер тапкыр тикшерергә кирәк - монысы даими профилактика. Ә төер барлыкка килгән очракта , иң беренче эш итеп, маммография (сөт бизен рентген ысулы белән тикшерү), 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар ультратавыш ысулы белән тикшерү узарга тиешләр. Бу юл белән тикшерү шешнең яман яки яман түгел икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә.

- 45 яшьтән соң ел саен ясатырга кушалар, ә болай маммографияне ничә яшьтән уза башларга мөмкин?

- Гадәттә 45 яшьтә менопауза башлана, хатын-кыз организмының гармональ фоны үзгәрә. Шуңа күрә ел саен дип әйтелә инде. Соңгы мәгълүматлар буенча әйтсәк, 41 яшькә кадәр- УЗИ, ә аннан соң маммография узарга кирәк.

- Маммография вакытындагы нурланыш организм өчен куркыныч түгелме? Һәм аны кайсы көннәрдә ясату дөрес була?

- Бу вакытта бик аз дозада нурланыш бирелә, кабат-кабат тикшеренү дә организм өчен куркыныч түгел. Уңайлы вакыт дип менструаль циклның 5-12 көннәре санала, бу күрем килә башлау көненнән санала.

- Күкрәк яман шеше дәваланамы?

- Иртә стадиядә беленгән очракта , әйе. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу кирәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев