Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә ат үрчетүчеләр бар

Ат елы килә. Нинди булыр ул? Һәр елга астрологлар фаразын укып аяк басарга күнектек. Бу юлы үзебез фаразлап карыйк әле. Шәһәрләрдә гомер итүче юраучылар атның холкын бөтенләй белмәскә дә мөмкин. Ә менә Олы Әтнә авылында яшәп, үз хуҗалыгында 25 ат тотучы Илсур Габдрахманов алар хакында көне буе сөйли ала. Әңгәмәбез...

Ат елы килә. Нинди булыр ул? Һәр елга астрологлар фаразын укып аяк басарга күнектек. Бу юлы үзебез фаразлап карыйк әле. Шәһәрләрдә гомер итүче юраучылар атның холкын бөтенләй белмәскә дә мөмкин. Ә менә Олы Әтнә авылында яшәп, үз хуҗалыгында 25 ат тотучы Илсур Габдрахманов алар хакында көне буе сөйли ала. Әңгәмәбез сезгә дә кызыклы булыр дип уйлыйм.

  • Ат елы килә. Илсур, синең хуҗалыктагы атларның яшәешеннән чыгып, Ат елына бәя биреп кара әле. Нинди булыр ул?
  • Начар булмас. Аз-азлап бөтенесе дә булыр. Атлар да кешеләр кебек, төрле характерлы. Чабыш атларының кайсылары үзләрен аямый йөрәге шартлаганчы чабарга мөмкин, финишны үткәч егылып үлгән атлар бар. Кайсы төрен генә алсак та, ул йөкне җигелеп тарта. Тикмәгә генә ат кебек эшли, дип әйтмиләр. Ашауга талымсыз. Сизгер. Ат яраклаша да белә. Игътибар иткәнегез бар микән, атка хуҗасының холкы күчә. Атка атланучы аңа куркып кына утыра икән, ат та курка, чорсызга әйләнә. Кеше үз-үзенә ышанып менеп утырса, чорсыз ат та тәртиплегә әйләнә. Мәрхүм Фалҗан абыйның атларын күзәткәнем бар. Тук, матур, елкылдап биеп тора иде. Башка атлар да хуҗаларын кабатлый. Менә шуннан чыгып фикер йөртсәк, үзебез нинди ел шундый булыр. Атның бертуктамый хезмәт куйганын гына онытмаска кирәк.
  • Атка мәхәббәт кайдан килә? Ат елында тудыңмы әллә?
  • Минем бабай атчы булган, әти дә ат белән йөрде. Кечкенәдән ат арасында үскәнгә аттан аерыла алмый торганмындыр. Мин түгел, минем хатыным ат елында туган. Кешедә нинди уңай сыйфатлар булса, анда барысы да бар.
  • Атка иркенлек кирәк, диләр. 25 атка шәхси хуҗалыкта кысан түгелме? Теләгең?!
  • Бу безнең иң авырткан җир. Кысан. Көтүлек җирләре кирәк. Булсын иде ул шундый мөмкинлек. Бәлки ат елы алып килер, бу минем дә, атларымның да иң зур хыялы Иркенлек димәктән, Ат елында колачлы эшләргә тотынсан да буладыр. Атларга теләк теләгәндә юкка гына "Яшел кырлар насыйп булсын", димиләрдер. Теләгем изге: Һәркем сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми яшәсен! Еллар имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев