Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә авыл хуҗалыгы исәбен алучылар йөри башлады

Көнүзәк мәсьәлә "Исәп алу салым түләтер өчен түгел..." Авыл хуҗалыгы исәбе алучылар тагын өегезгә килеп керсә, аптырамагыз, моңа кадәр алар сезнең белән танышырга, нинди сорауларга җавап бирәсегезне аңлатырга, кайчан килергә мөмкин икәнлекне белергә генә кергәндер. Ә исәпкә алу 1 июльдән башланачак. - Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу аграр тармакның бүгенге...

Көнүзәк мәсьәлә "Исәп алу салым түләтер өчен түгел..." Авыл хуҗалыгы исәбе алучылар тагын өегезгә килеп керсә, аптырамагыз, моңа кадәр алар сезнең белән танышырга, нинди сорауларга җавап бирәсегезне аңлатырга, кайчан килергә мөмкин икәнлекне белергә генә кергәндер. Ә исәпкә алу 1 июльдән башланачак.

- Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу аграр тармакның бүгенге торышын күзаллар өчен кирәк, - дип ышандыра дәүләт статистика идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Валерий Кандилов. - Аның беренчесе 2006 елда узган иде. Шуннан соң авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә шактый гына программалар барлыкка килде. Татарстанда гына да, авыл тормышын яхшырту, үстерү максаты белән, 23 дәүләт программасы кабул ителде. Бу исәп алу да нәкъ менә авыл җирендә гомер итүчеләргә яңа төр дәүләт ярдәме булдыру өчен кирәк. Моны исәпкә алып, шәхси хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, эшкуарларга, бакчачыларга - һәркайсына аерым бланклар эшләнгән, сораулар да төрле булачак. 22 биттән торган иң күп сораулы бланк авыл хуҗалыгы оешмалары өчен. Бу юлы яңа сораулар да бар. Заманча технологияләр куллану, кредит, субсидия алу һәм алардан файдалану белән дә кызыксыначаклар. Шулай итеп 1 июльдән 15 августка кадәр авыл хуҗалыгына кагылышы булган һәр оешма һәм хуҗалыкта исәп алу үткәреләчәк. Татарстан статистика хезмәтенең авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохит статистикасы бүлеге җитәкчесе Әлфинур Мостафина белдергәнчә, исемлекләр төзелгән инде, анда 483,4 мең хуҗалык кергән. Монда безнең Әтнә районы хуҗалыклары да бар. Бүгенге көндә исәпкә алу буенча районыбызда ике инструктор участогы эшли. Аларның инструкторлары итеп, Олы Әтнә авыл җирлегендә эшләүче Әлфия Садыйкова белән районның архив бүлеген җитәкләүче Роза Фидаева билгеләнде.

Инструкторларның һәрберсенең кул астында 6 кеше эшләячәк; гомумән алсак, 12 сан алучы район буенча йөреп, һәр ярдәмче хуҗалыкны барлап, исәпкә алып чыгачак. Исәпкә алучыларның берсенә республикадагы кебек, уртача алганда 460-490 йорт туры киләчәк. "Районыбызда исәпкә алыначак 5392 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм моңа өстәп 16 фермер хуҗалыгы бар. Исәпкә алучыларга махсус киемнәр, тиешле кәгазьләр кайтты. Һәркайсы тиешле өйрәнүне үтте. һәм барысы да эшкә керештеләр. 24 июньнән үзләре исәпкә алырга тиешле хуҗалыкларны барлап, аңлату эшләре алып бара башладылар. Шул рәвешле 30 июньгә кадәр барлап бетерәчәкләр. Ә 1 июльдән рәсми рәвештә Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланачак. Уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанасы килә, билгеле инде район халкына да үтенечебез бар, этләрегезне бәйгә куйсагыз иде. Исәпкә алучыларны якты чырай белән каршы алып, сорауларына төгәл җавап бирегез. Бу исәпкә алу аграр тармакның бүгенге торышын күзаллар өчен кирәк, салым түләтер өчен түгел. Аннан соң исәпкә алу аноним, бланкларда бернинди исем-фамилияләр дә күрсәтелмәячәк",- дип ачыклык кертте Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу буенча Әтнә районы вәкиле Лилия Гибадуллина.

Бездэ бер искэрмэ дэ бар: исәп алучылар бланкларга саннарны кәгазьдә күрсәтелгәнчә генә язарга тиеш, башкача язылса сканер укый алмаячак. Ул укый алмаса, исәпләүчеләрнең эшләгән эшләре юкка чыгачак, дилэр. Ә безнен районда сан алу исэ планшет ярдэмендэ башкарылачак.

Белеп торыгыз: Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу чорында "кайнар линия" эшләячәк. Россия буенча - 8-800-707-2016, Татарстанда - 8(843) 292-86-02 (8-18 сәгатьләрдә) телефоннары буенча шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев