Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә бакчалар ремонтлана

Татарстанда 2016 елдан башлап балалар бакчаларына капиталь ремонт уздыру программасы старт ала. Шул ук вакытта киләсе елдан "дефицит" фәннәр - математика, физика, химия буенча район юлламасы белән укучы студентлар өчен стипендиаль ярдәм проекты да тормышка аша башлый. Бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары - Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хәбәр...

Татарстанда 2016 елдан башлап балалар бакчаларына капиталь ремонт уздыру программасы старт ала. Шул ук вакытта киләсе елдан "дефицит" фәннәр - математика, физика, химия буенча район юлламасы белән укучы студентлар өчен стипендиаль ярдәм проекты да тормышка аша башлый. Бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары - Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Министр, соңгы 3 елда 156 яңа балалар бакчасы төзелүне, 30 меңнән артык мәктәпкәчә тәрбия урыны булдырылуны искә алды. Бу максатта республика бюджетыннан 10 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. 2012 елдан бирле мәктәпләрне капиталь ремонтлауга да 10 млрд. сум акча бүленгән иде. Нәтиҗәдә, 632 гомумбелем бирү оешмасы ремонтланды.

- 2016 елда бу программа туктый, мәктәпкәчә яшьтәгеләр оешмаларын капиталь ремонтлау башлана", - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев