Әтнәдә дә “Бердәм стандартлар гамәлгә керер”

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов районыбызның Күшәр һәм Күңгәр мәктәпләрендә булып, укытучылар белән очрашты.
Олы кунакны район советы җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, "Бердәм Россия" партиясенең Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәтгалиева озатып йөрде.
Күңгәр мәктәбенең актлар залында узган очрашуны Айрат Каюмов депутатны:
- Республиканың иң яхшы авыл мәктәбе статусын алган иде, - дип таныштырудан башлады.
Россия Дәүләт Думасы депутаты мәктәптә күргәннәрдән канәгать калуын җиткерде һәм ил күләмендәге гомуми белем бирү проблемалары турында сөйләде. Беренче чиратта, Россиядә бердәм стандартлар булсын иде, дигән теләктә ул. "Парламентта шул юнәлештә эшчәнлек бара", - дип ассызыклады. Дөрестән дә, илдә 12-13 төрле стандарт эшли, кайсы-берсе бер-берсенә каршылык та тудыра. Депутатның: "Бәлки шулар нигезендә уртак база төзергәдер", - диюен аңларга була. Хәзер яңа стандартлар 5 сыйныфта керә. Аңлашылганча, депутатлар аны 2020 елдан башлап тулысынча гамәлгә кертергә уйлыйлар. Якындагы берничә ел эчендә балалар бакчасы төзүне төгәлләргә мөмкиннәр. Әмма ясли проблемасы баш калкыта. Депутатның фикере шундый - бала 3 яшькәчә әнисе белән бергә өйдә булырга тиеш. Депутатлар бу мәсьәләне дә гамәлгә кертергә уйлыйлар. Мәктәптән соң югары уку йортында белем алу буенча да сөйләде. Хәзер студентларны максатчан җыю гамәлгә кереп бара. Ул килешү нигезендә башкарыла.
"Хәзер балаларга уку йөкләмәсе (нагрузка) артты... Мин үзем кечкенә сыйныфларда балаларны шимбә көнне укытмаска кирәк, дип саныйм", - диде. Балалар әти-әни белән күбрәк аралашсыннар, дигән фикердә. Көн таләбе нигезендә төзелгән бакчаларның җитәрлек булуын, хәзер яңа мәктәпләр төзү проблемасы баш калкытуын да билгеләде.
Сорауларга да җавап бирде. Күңгәр мәктәбе директорын "Авыл мәктәбе", "Аз комплектлы мәктәп" программалары булмау борчый. "Кышкы лагерь" ял итү программасының авылда бик мөһим булмавын ассызыклап, "Аңа дигән акчаларны балаларны тукландыруга тотып булмасмы?" - диде. Профсоюз җитәкчесен укытучының яшь бала белән 3 яшькәчә өйдә утырган вакыты "Выслуга" стажына кермәве борчый. Депутат исә: "Боларның һәммәсе дә парламентта каралачак", - диде. Янә бер сорауга җавап итеп, яшь белгечләргә кагылышлы махсус программаларны бармакларын бөгеп санады. Бездә шундый 4 программа эшләп тора.
Мондый очрашулар нәтиҗәсендә укытучыларның проблемаларын күзаллап, ярдәм итәргә була дип саный. Шөкер, барыбыз да шул фикердә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:15Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” олы хөрмәткә лаек Хәзерге көндә кечкенә хезмәт хакына игътибар итмичә, үз һөнәрен яратып башкарган кешеләрне табу бик кыен.6300
-
25 февраль 2021 - 20:08Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.7800
-
25 февраль 2021 - 18:00Коронавирусның өченче дулкыны булырмы? Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.9000
-
25 февраль 2021 - 14:50Турыдан - туры эфирны карарга чакырабыз Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс 15:00 башлана.11300
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12900
-
25 февраль 2021 - 13:00Танылган гармунчылар Әтнәдә Бүген Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс була.10300
-
25 февраль 2021 - 11:40Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез.6300
-
25 февраль 2021 - 10:45Әтнәдә "Лыжня России - 2021" Шимбә 27 февраль көнне Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе узачак.12700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!33400
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.18001
-
25 февраль 2021 - 09:02COVID-19 "Йөрәк һәм кан тамырлары" 25 февральдә Instagram да туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.9900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12900
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18300
-
26 февраль 2021 - 10:10Студентлар хәрби комиссар белән очраштыларГ . Тукай исемендге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында чыгарылыш төркем студентлары Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов белән очраштылар.2200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49900
-
23 февраль 2021 - 15:15Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.35500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!33400
-
23 февраль 2021 - 18:55Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.28300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика