Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә буран котыра, сак булыгыз

Бүген Татарстанда, шулай ук Әтнәдә дә буран котыра. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә халыкны игътибарлы булырга чакыра. Хәзерге вакытта алар республикадагы һава торышы белән бәйле вәзгыятьне җитди контрольгә алды инде... Кызганыч, 2016 ел башы шактый фаҗигале вакыйгалары белән истә калды. 2 гыйнвар көнне Оренбур-Орск арасында килеп туган гадәттән тыш...

Бүген Татарстанда, шулай ук Әтнәдә дә буран котыра. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә халыкны игътибарлы булырга чакыра. Хәзерге вакытта алар республикадагы һава торышы белән бәйле вәзгыятьне җитди контрольгә алды инде...


Кызганыч, 2016 ел башы шактый фаҗигале вакыйгалары белән истә калды. 2 гыйнвар көнне Оренбур-Орск арасында килеп туган гадәттән тыш хәл кемне генә битараф калдырды икән... Бер төркем халык табигать сынавына дучар ителде: аларга 15 сәгать дәвамында трассада буран тынганны көтеп утырырга туры килде. Араларында балалар һәм йөкле хатыннарның да булуы аеруча тетрәндерә. Әлеге гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер ир-атның катып үлгәнлеге билгеле...

Шунысы мөһим: Россиядә бураннар тынарга уйламый әле. Берничә көн элек синоптиклар Үзәк Россиягә көчле циклон якынлашуы турында белдерде. Беренчеләрдән булып, көчле буран Мәскәүне чолгап алды. Соңрак исә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре Үзәк федераль округтагы барча төбәкләрне дә контрольгә алды. Бүген көчле буран безгә дә килеп җитте.

Гомумән, бу араларда Татарстанда һава торышы әледән-әле үзгәреп тора. Табигать халыкны я 25 градус салкынлык белән сыный, яисә инде кинәт кенә җылытып җибәрә. Бураннар да шактый еш күзәтелә.

Мондый очракта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны начар һава торышы турында кисәтеп тора. Көчле җил, буран вакытында алар татарстанлыларны ерак юлларга чыгудан баш тартырга, машинада хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен тулысынча үтәргә чакыра.

Хәер, табигать әзерләгән бәла-казалар корбаны булмас өчен халык үзе дә бик игътибарлы булырга тиеш. Көчле җил-давыл, буран вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

1. Һава торышы бозылу, буран башлану турында хәбәр алгансыз икән, ерак юлларга чыгудан баш тартыгыз. Белгечләр мондый вакытта өйдән чыгарга да киңәш итми, хәтта.
2. Әгәр дә юлга чыгарга уйлагансыз икән, ялгызыгыз гына йөрмәгез. Туганнарыгызга, таныш-белешләрегезгә кая баруыгыз турында әйтергә онытмагыз.
3. Буран вакытында автомобильдә юлга чыгу карары кабул иткәнсез икән инде, бензин багы тулы булырга тиеш. Үзегез белән өстәмә бензин алу да комачау итмәс.
4. Телефоныгыз һәрчак яныгызда булсын.
5. Буранны машинагызда "каршы алгансыз" икән, автомобильдән төшәргә ашыкмагыз. Машинадан чыккансыз икән инде, аның яныннан читкә китәргә ярамый.
6. Юлда туктап калган очракта, ярдәм сорап, машина сигналына өзек-өзек итеп басып тору кирәк. Машина капотын ачу яисә антеннага күзгә ташлана торган төстәге тукыма элеп кую да файдалы булачак.
7. Әлбәттә, иң беренче чиратта, 112 номерына шалтыратып, гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү таләп ителә.

Рәмзия Закирова, http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев