Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә – “Хәтер маршы” бара

Татарстанда бу көннәрдә "Хәтер маршы" бара. 5 февральдән башланган бу марш 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы акция Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. 7 февральдә Казанның Җиңү паркында Мәңгеллек утка чәчәкләр салып, тантаналы рәвештә Хәтер вахтасы эшли башлады. "Хәтер маршы" көннәрендә яшьләр агитбригадалары Татарстан районнарында очрашулар уздыралар, эзтабарлык...

Татарстанда бу көннәрдә "Хәтер маршы" бара.

5 февральдән башланган бу марш 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы акция Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. 7 февральдә Казанның Җиңү паркында Мәңгеллек утка чәчәкләр салып, тантаналы рәвештә Хәтер вахтасы эшли башлады. "Хәтер маршы" көннәрендә яшьләр агитбригадалары Татарстан районнарында очрашулар уздыралар, эзтабарлык эше турында сөйлиләр.

Әлеге юбилей уңаеннан районыбызда да төрле чаралар үткәрелә. Үзәк китапханә коллективы 15-16 февраль көннәрендә барлык әдәбият сөючеләрне китапханәбезнең уку залына чакыралар."Сезнең игътибарыгызга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында тирән эчтәлекле әңгәмәләр, презентация, документаль фильм, викторина, "Үлемне җиңгән җырлар" , "Муса Жәлил образы- рәссамнар иҗатында" китап күргәзмәләренә күзәтү һәм "Җырга әйләнгән исем" әдәбият кичәсе тәгъдим итәчәкбез", - диләр китапханәчеләр.

Әдәбият кичәсе 16 февральдә техникумда була. Районыбыз мәктәпләрендә дә шагыйрьнең юбилее онытылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев