Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә җитәкчеләр һава торышына карарга тиешләр

Оешма җитәкчеләре һава торышы көйсезләнү аркасында эшкә соңга калучылар, дисциплинар тәртип бозучыларга штраф салмасыннар! Россиянең Хезмәт министрлыгы әнә шундый фикер белдерде. Эш бирүче соңга калу сәбәпләренә, шул исәптән һава торышына да күз салырга тиеш. Ә хезмәттәге штрафлар Россиядә бөтенләй дә рөхсәт ителми. РФ Хезмәт кодексының 192 маддәсендә "дисциплинарное взыскание"нең төгәл...

Оешма җитәкчеләре һава торышы көйсезләнү аркасында эшкә соңга калучылар, дисциплинар тәртип бозучыларга штраф салмасыннар! Россиянең Хезмәт министрлыгы әнә шундый фикер белдерде.

Эш бирүче соңга калу сәбәпләренә, шул исәптән һава торышына да күз салырга тиеш. Ә хезмәттәге штрафлар Россиядә бөтенләй дә рөхсәт ителми. РФ Хезмәт кодексының 192 маддәсендә "дисциплинарное взыскание"нең төгәл исемлеге бирелгән: ул - замечание, выговор, нигезле булганда эштән азат итү каралган. "Әмма аларны кулланганда гаепленең ни дәрәҗәдә авыр "проступок" башкаруын һәм ул нинди хәлдә башкарылуын исәпкә алырга кирәк", - диләр Россиянең Минтруд белгечләре. Ә монысы һава торышы, шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәтендәге өзеклекләр белән дә бәйле булырга мөмкин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев