Әтнә таңы

Әтнәдә дә кар һәм яңгыр көтелә

24 октябрьдә көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый, республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз...

24 октябрьдә көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый, республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын.
Төнге сәгатьләрдә термометр 2-7 градусов салкынны күрсәтәчәк, аязганда 9 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы 5 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән юлларның кайбер урыннарында бозлавык булуы көтелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: