Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә мошенниклар очрый

Мошенниклык белән бәйле җинаятьләр турында һаман сорашалар. Яңа гына шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. "Районда мошенниклыкның яңа төрләре очраганы юкмы? Социаль мошенниклык нәрсәсе белән аерыла?" - икәнен белергә телиләр. Бу хакта Әтнә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиевтан сораштык. - Мошенниклык - караклыкның бер төре ул. Башка кеше...

Мошенниклык белән бәйле җинаятьләр турында һаман сорашалар.

Яңа гына шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. "Районда мошенниклыкның яңа төрләре очраганы юкмы? Социаль мошенниклык нәрсәсе белән аерыла?" - икәнен белергә телиләр. Бу хакта Әтнә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиевтан сораштык.

- Мошенниклык - караклыкның бер төре ул. Башка кеше милкен ялганлап яки ышанычыннан файдаланып урлау, - ди полиция хезмәткәре.

Аңлашылганча, хәзер инде уймак, "экспресс-лотерей", "лохотрон"нардан бигрәк, мошенниклыкның багуга корылган һәм электрон төрләре күбәйде. Сер түгел, компьютерга электрон хатлар бик күп килә. Арадан мохтаҗ, авыру кешегә ярдәм сораганнары да бар. Яисә: "Бусы - элеккесе түгел, башка төрле", дип, төрле "пирамида"ларда катнашырга да чакыралар.

Шул ук вакытта: "Махсус компьютер программасы сезне сайлады, хәзер сез эре суммада оттыгыз", дип мөрәҗәгать итүчеләр турында да беләсездер. Имештер, сезгә вак-төяк документларны тутырырга... һәм моның өчен күпмедер акча гына түләргә кирәк...

- Кәрәзле телефоннар аша килгән хәбәрләргә карата бигрәк тә сак булыгыз. Төрле хәбәрләргә ышанмагыз, башта ул-кызларыгызга, туганнарыгызга шалтыратып белешегез, - ди инспектор.

Еш кына мошенниклар социаль хезмәткәрләр булып, аеруча ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә үтеп керәләр. Гадәттә, мондый җинаятьне бер яки ике җинаятьче бергә башкара. Алар ташламалар тәкъдим иткән булырлар, пособие, субсидия, хәтта төрле санаторийларга арзан бәядән юлламалар бирүләре дә бар. Үзегез белмәгән кешеләргә ышана күрмәгез, һәрвакытта да кемгәдер шалтыратып киңәш сорагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев