Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә теркәлгән...

Узган ел Татарстанның 13 районында хайваннарда котыру чире очраклары теркәлгән 9 февраль 2018, 20:01 Утырышта хәбәр ителгәнчә, былтыр котыру чиренең 18 очрагы да лабораториядә расланган . (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда хайваннар арасында 18 котыру чире очрагы теркәлгән. Алар барысы да лабораториядә расланган. Бу хакта бүген...

Узган ел Татарстанның 13 районында хайваннарда котыру чире очраклары теркәлгән

9 февраль 2018, 20:01

Утырышта хәбәр ителгәнчә, былтыр котыру чиренең 18 очрагы да лабораториядә расланган .

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда хайваннар арасында 18 котыру чире очрагы теркәлгән. Алар барысы да лабораториядә расланган. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, котыру чире фактлары барлыгы 13 районда - Әгерҗе, Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Саба, Тукай, Теләчедә теркәлгән. Любовь Авдонина әйтүенчә, алдагы ел белән чагыштырганда, котыру очраклары кимегән. Былтыр 18 очрак булса, 2016 елда 20 факт билгеле. 2017 елда 11 төлкедә котыру чире булуы ачыкланган, эт һәм мәчеләрдә 6 очрак. Бер факт авыл хуҗалыгындагы йорт хайванына карый.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157734/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев