Әтнәдә дә Яңа ел якынлаша
Интернет челтәреннән алган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрь көнне Казанда Кыш Бабай Финляндиядән килгән Санта-Клаус белән очрашты. Быел кунак Казанга кадәр Самарада булган. Санта-Клаус бу визиты турында пресс-конференция оештырды. "Инглиз телендә мин Санта-Клаус булсам, фин телендә Йоулупукки. Лапландиядә яшим, ә остаханәм 250 километр ераклыктагы тауда урнашты. Минем берничә өем бар, шунда...
Интернет челтәреннән алган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрь көнне Казанда Кыш Бабай Финляндиядән килгән Санта-Клаус белән очрашты. Быел кунак Казанга кадәр Самарада булган. Санта-Клаус бу визиты турында пресс-конференция оештырды.
"Инглиз телендә мин Санта-Клаус булсам, фин телендә Йоулупукки. Лапландиядә яшим, ә остаханәм 250 километр ераклыктагы тауда урнашты. Минем берничә өем бар, шунда балалар белән очрашам", - ди ул. Кыш Бабай Санта-Клаус белән күптәннән таныш булуы хакында сөйләде. "18 ноябрь көнне барлык кышкы тылсымчылар да Великий Устюг шәһәрендә җыелалар. Тиздән Санта белән без шунда китәбез", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев