Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә яңа үзгәрешләр кертелде

Сорау - җавап Балалар өчен пособие түләүгә үзгәрешләр кертелде дип ишеткән идем. Шул яңалыклар белән газета битләрендә таныштырып китә алмассызмы? Гөлфирә, Олы Әтнә авылы Дөрестән дә, Татарстан республикасы министрлар кабинеты тарафыннан 2016 елның 10 сентябрендә кабул ителгән 625 номерлы карары нигезендә балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә...

Сорау - җавап

Балалар өчен пособие түләүгә үзгәрешләр кертелде дип ишеткән идем. Шул яңалыклар белән газета битләрендә таныштырып китә алмассызмы?

Гөлфирә, Олы Әтнә авылы

Дөрестән дә, Татарстан республикасы министрлар кабинеты тарафыннан 2016 елның 10 сентябрендә кабул ителгән 625 номерлы карары нигезендә балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә үзгәрешләр кертелде. Шул хакта матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Әтнә муниципаль районындагы 11 санлы филиалы директоры Гөлнара Раиф кызы Насыйбуллина белән сөйләшәбез.

  • Балага айлык пособие җан башына керемнәре Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак булган гаиләдә тәрбияләнүче 16 яшькә кадәрге балаларга бирелә. Әлеге яшәү минимумы бүгенге көнгә 8141 сумны тәшкил итә. Бер балага прособие күләме - 281 сум. Баласын ялгыз тәрбияләүче әниләр исә бер балага 745 сум ала. Әтнә районы буенча әлеге пособие барлыгы 350 балага билгеләнгән.

    Исәпләүдәге үзгәрешләр исә исәпкә алына торган керемнәрнең чорына кагыла. Элек пособие билгеләнгәндә гариза биргән айдан алда килгән өч айда гаиләнең һәр әгъзасы акчалата һәм натуралата алган керемнәр исәпкә алынса, яңа кертелгән үзгәрешләр нигезендә мөрәҗәгать итүчеләргә ярты елга, ягъни алдагы 6 айдагы керемнәр турында белешмә алып килергә туры киләчәк. Мөрәҗәгатъ итүченең ризалыгы нигезендә балага ай саен түләнә торган пособиене район пенсия фондында булган хезмәт хаклары күләмнәре турындагы 6 айлык мәглүматны кулланып билгеләп була. Шәхси эшмәкәр салым инспекциясенә бирә торган документларда керем һәм чыгымнарын нульләрдә күрсәтә икән, аның кереме итеп керемнең шартлы күләме алына. Ул муниципаль район буенча җан башына туры килә торган акчалата керем күләменә тигез. Үзгәрешләрдә алиментлар буенча керемне исәпкә алу турында да сүз бар. Әгәр алиментлар түләү турында килешү яисә аларны түләттерү турында суд карары булмаса, ул чагында уртак керем составына алиментларның шартлы күләме кертелә. Ул баланың республикада кабул ителгән яшәү минимумы күләменә җиткерелә. Бүгенге көндә Татарстанда алиментларның шартлы күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган яшәү минимумы бер балага 8097 сум тәшкил итә.

- Бала пособиесе түләүне нинди сәбәп аркасында туктатырга мөмкиннәр?

Балага айлык пособие түләү гариза бирүченең, баланың үлеме, ата-ана

хокукыннан мәхрүм ителү яки хокукларыннан чикләү, баланы опекага тапшыру, баланың 18 яшькә кадәр никахка кереп, балигълык алуы, гариза бирүче һәм аның гаиләсе яшәү урынын алмаштыруы сәбәпле дә туктатылырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматлар алу өчен безнең бүлекчәгә 2-16-55 телефонарына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Уңайлылык һәм вакытны янга калдыру өчен пособиегә документларны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев