Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә юл кагыйдәсе бозучылар белән әңгәмәдә шаһитлар мәҗбүри булмас

Мәскәү ДПС инспекторларына портатив видеорегистраторлар бирә башлаганнар. Полициядә, бу полиция хезмәткәре белән кагыйдә бозучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салачак һәм коррупцияне киметергә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар. Ә иң зур ярдәмне бу камералар ДПС хезмәткәрләренә күрсәтәчәкләр. Ул башкаланың ГАИ хезмәткәрләренә дә бирелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре куркынычсызлыгы өчен эшләнә бу, югыйсә, аларны хезмәт вазифаларыннан...

Мәскәү ДПС инспекторларына портатив видеорегистраторлар бирә башлаганнар.

Полициядә, бу полиция хезмәткәре белән кагыйдә бозучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салачак һәм коррупцияне киметергә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар. Ә иң зур ярдәмне бу камералар ДПС хезмәткәрләренә күрсәтәчәкләр. Ул башкаланың ГАИ хезмәткәрләренә дә бирелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре куркынычсызлыгы өчен эшләнә бу, югыйсә, аларны хезмәт вазифаларыннан явыз куллануда гаеплиләр. Мәсәлән, йөртүче агрессивлык куллана, инспекторга ташлана, ә ахырдан полиөия хезмәткәрен үк гаепли. Хәзер алай була алмый. Инспектор күкрәгендәге видеофиксатор барысын да яздырып бара. Моны белгән йөртүчеләр дә үзләрен тәртипле тоталар, инспектор белән ягымлы итеп сөйләшәләр. Камера куллануның тагын бер файдасы бар - видеоязма баргач, шаһитлар кирәкми. Камерадагы мәгълүматлар да бик җиткән.

Тиздән мондый видеокамералар Әтнә юлларында да пәйда булырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев