Әтнәдә декабрьдә яңгыр ява
Декабрьдә яңгыр ява, Декабрьдә юеш кич. Мин бит инде бүрегемне Алып кигән идем ич... Декабрьдә яңгыр ява, Нигә яумый ап-ак кар?! Ахрысы, бу сәер кышта Яңгырга да урын бар. Декабрьдә яңгыр ява, Күлләвек - эзләремдә. Яңгырга карап җитәрлек Моңландым көзләремдә. Декабрьдә яңгыр ява, Әйдә, бәхеткә булсын! Утыз бере явар әле,...
Декабрьдә яңгыр ява,
Декабрьдә юеш кич.
Мин бит инде бүрегемне
Алып кигән идем ич...
Декабрьдә яңгыр ява,
Нигә яумый ап-ак кар?!
Ахрысы, бу сәер кышта
Яңгырга да урын бар.
Декабрьдә яңгыр ява,
Күлләвек - эзләремдә.
Яңгырга карап җитәрлек
Моңландым көзләремдә.
Декабрьдә яңгыр ява,
Әйдә, бәхеткә булсын!
Утыз бере явар әле,
Кары запаска торсын!
Гөлүсә Батталова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев