Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә депутат кабул итте

Әтнә дәүләт драма театры бинасында урнашкан китапханәдә район халкын "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кабул итте. Гадәттә мондый рәсми очрашуларга халык күп йөрми, күп булса ике-өч кеше килә, ә бу юлы депутатка гозерен җиткерүчеләр җитәрлек иде. Сәгатьтән артык Дәүләт Думасы депутаты аларны...

Әтнә дәүләт драма театры бинасында урнашкан китапханәдә район халкын "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кабул итте.

Гадәттә мондый рәсми очрашуларга халык күп йөрми, күп булса ике-өч кеше килә, ә бу юлы депутатка гозерен җиткерүчеләр җитәрлек иде. Сәгатьтән артык Дәүләт Думасы депутаты аларны бик игътибар белән тыңлады, кайсын язып алды, кайсына үтенечен язып электрон почтасына салырга кушты, кайсына аңлатты, кайсына киңәш итте.

Район үзәк больницасы баш табибы Азат Гарипов поликлиниканы төзекләндерүдә ярдәм сорап, "Болай барса, тиздән больницада эшләр өчен шәфкать туташлары калмаячак. Укырга җибәрәбез, үзебезгә эшкә кайтарта алмыйбыз. Хезмәт хаклары аз, бернинди ташламалар да каралмаган, киләселәре килми", дигән фикерне дә әйтте. Үз чиратында депутат: "Миллион алучы табиблар бармы?" - дип тә сорады. Бу яктан, Аллага шөкер, зарланырлык түгел, ике елга 14 белгеч кайткан, табиблар җитәрлек, әле кайтасы да бар. Баш табибны техперсоналның, ашарга пешерүчеләрнең, санитаркаларның хезмәт хаклары аз булу да борчый. Депутат белән ул хакта да сөйләштеләр.

Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиеваның соравы эшләүче пенсионерларның 2016 елда алачак пенсияләре кызыксындырды. "1200 сумны 80 яшьлек әбиләрнең үзләренә генә калдыруны оештырып булмас микән, үзләренә булышкан кешеләргә түли алырлар иде...?" дигән үтенечен дә җиткерде. Яшерен-батырын түгел, 16 яше тулган, бер җирдә дә эшләмәүче укучыларны эзләп кемнәр генә иза чикмәгән. Әле таптык дигәч тә, эшкә урнашканнарын белми калып, кемнәр генә ул акчаны кире кайтармаган. Депутат бу мәсьлә белән дә ныклап кызыксынды.

Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Гөлсу Гарипова үз укучысының язмышы өчен борчылып кергән. Бер укучысы татар теле укытучысы булам, математика кирәк булмый дип, әлеге фәнне укуга игътибар бирмәгән. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханыннан - 95 бал, татар теленнән 86 бал җыйган. Ә балларны кушканда математика фәне кирәклеге ачыкланган. Билгеле инде баллары җитмичә, бер дигән тел белгече буласы укучы экономика буенча киткән. Математика бу очракта ник кирәк булды һәм аны алдан билгеләве авыр булдымы икән? Тагын бер фикер, бөтен укучы да дәүләт имтиханыннан югары балл җыя алмый, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсе дә бертөрле түгел. Ә укучының җыйган балына карап, укытучының категориясен төшерәләр..." дип, укытучыларны борчыган мәсьәләләрне җиткерде.

Гөлсинә Зыятдинова исә: "Балалар бакчага йөрмәгән көннәр өчен акча түләтәләр, ай буе йөрмәсә, тулы ай өчен акча түләргә кирәк. Бу түләүне киметеп булмыймы?" - дип сорады.

Мәгариф бүлегендә эшләүче Рамил Шәйхиевнең соравы да укытучылар өчен кабул ителгән программалар буенча иде. Бер генә кеше дә җавапсыз калмады, бер ишеләренә депутат ярдәмен вәгъдә итте, икенчеләре белән аңлашырга тырыштылар. Ачыклыйсы сораулар да калды, шунлыктан депутатның җавапларын язып тормадым. Шунысын гына әйтәм, тамга өчен генә кабул итми депутат, сорауларыгыз булса икенче очрашуга үзегез дә борчыган сорауларыгыз булса килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев