Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә депутатлыкка кандидатлар халык белән очрашты

Күлле Кименең яңа төзелгән мәдәният йортында шушы һәм тирә-як авыл халкы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар - Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров һәм «Татнефтепродукт» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, «ВКБ» ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Рөстәм Наил улы...

Кандидатларны район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов тәкъдим итте.

- Күмәк хуҗалыкның иген кырларын, шул исәптән арендага алган Мари иле басуларын карап чыктым. Комлы җирдә шушындый иген үсү - искитәрлек. Шушы җиргә инвесторларның берсе - Наил абый Сабиров басканнан бирле, биредә, шагыйрь әйтмешли, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява. Ә бүген депутатлыкка кандидатлар килде. Аларның берсе - Наил абыйның улы - аның белән таныштырасы да юк, үзегез үк беләсез. Икенчесе дә татар халкы мәнфәгатьләре өчен армый-талмый көрәшүче - шулай ук яхшы таныш, - дип, кандидатларны сәхнәгә чакырды.

Депутатлыкка кандидатлар башта үзләре белән таныштырдылар, соңыннан халык наказларын кабул итеп, сорауларга җавап бирделәр.

Ринат Закиров Күлле Киме авылын шагыйрь Сибгать Хәким белән бәйләп телгә алды. Шигырьләренең бөтен татар халкына мөнәсәбәтен искә алды. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге хакында сөйләде.

Рөстәм Сабиров, бер уңайдан инвестор буларак та сөйләде. "Бердәм Россия" тырышлыгы белән республикада эшләүче 24 федераль, 14 төбәк, 15 җирле махсус программалар турында сөйләде. Әйтик, нигезендә 300 миллиард сум ятканы 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлана. "Авыл юллары" программасы уңышлы эшли. Махсус өстәмә түләү исәбенә табибларны авыл җирлегендә калдыру да яхшы гына эшләп килә. Тагын бер күңелле хәбәр - 2016 елдан башлап авылда 30 ел һәм артык хезмәт куючының пенсиясенә 1000 сум өстәп түләнәчәген әйтеп куандырды.

Халыкның сорау-тәкъдимнәренә конкрет җаваплар да яңгырады. Авыл халкын элеккечә үк, юл проблемалары борчый. Казак Үртәме, Яңа Бәрәскә, Бактачы халкының үтенече шуның белән бәйле. Бу өлкәдәге программа уңышлы гына эшләп килә. Ул бер еллык кына түгел, күп елга исәпләнгән. Планлаштырылган, димәк, булыр. Ринат Закиров та:

- Быелдан башлап юллар төзү программасы үзгәрде. 3-4 елдан асфальт юл барлык авылларга да киләчәк, - дип вәгъдә итте.

Ары авылы халкы "Чиста су" сорады. Монысына җавапны Күлле Киме авыл җирлеге җитәкчесе Марат Хәкимуллин тотты. "Авылдан 100 метр тирәсе читтә фенолсыз, чиста су чыганагы табылган. "Булыр", - диде. Күлле Кименең "Сибгать Хәким" исемендәге чишмәсен дә яңартырга вәгъдә бирде. Халык үтенече болар белән генә төгәлләнми. Аларны язмача рәвештә туплап, депутатлыкка кандидатларга тапшырдылар. Нәтиҗәсе үзен көттермәс дигән өметтә калыйк. Һәрхәлдә, халык яхшыга өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәеш