Әтнәдә диспансерлаштыру ничек үтә?
Соңгы вакытта больницадан кайтучылардан шундыйрак сүзләр дә ишетелгәләде. Алайса гел "Юньләп карамыйлар бу врачлар, чират, керә торган түгел",- диләр иде. Нәрсә үзгәргән? Сүрия МИНГАТИНА "Үзләренә кирәк булгач карыйлар", "Нишләп аларга булсын, безнең сәламәтлекне тикшерәләр бит"...- 3 елга бер мәртәбә үткәрелә торган диспансерлаштыру барышында шулай сөйләшәләр. "Хөрмәтле редакция! Больницада диспансеризация кемнәргә...
Соңгы вакытта больницадан кайтучылардан шундыйрак сүзләр дә ишетелгәләде. Алайса гел "Юньләп карамыйлар бу врачлар, чират, керә торган түгел",- диләр иде. Нәрсә үзгәргән?
Сүрия МИНГАТИНА
"Үзләренә кирәк булгач карыйлар", "Нишләп аларга булсын, безнең сәламәтлекне тикшерәләр бит"...- 3 елга бер мәртәбә үткәрелә торган диспансерлаштыру барышында шулай сөйләшәләр. "Хөрмәтле редакция! Больницада диспансеризация кемнәргә генә ул? Калганнарга да булачакмы икән? Белешеп җавап бирмәссезме? Әллә по блатумы ул?", - редакциягә хәтта әнә шундый хат та килде. Район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов белән халык арасында бик популяр булган диспансерлаштыру хакында сөйләшәбез.
- Диспансерлаштыруны табиблар тикшерүе дип аңлыйкмы? Максаты нидә? Нинди чараларны үз эченә ала? Кемнәр үтә?
- Диспансерлаштыру - комплекслы чара, икенче төрле әйтсәк, табиблар тарафыннан төрле алымнар кулланып үткәрелгән медицина тикшерүе. Сәламәтлекнең торышына карап төркемнәргә бүлү, профилактика үткәрү, килеп чыккан авыруларны дәвалау, аннан соң бу авыруларның сәламәтлеген тикшереп тору. Максаты - инвалидлыкка китергән авыруларны башлангыч стадиядә вакытта табып дәвалау, кеше сәламәтлеген кайгыртып, аның гомерен озайту. Мондый тикшерү элек бар иде, аннан соң тукталып торды. Хөкүмәт җитәкчеләре, Сәламәтлек саклау министрлыкларының кайгыртуы белән яңадан гамәлгә керде. Әлеге чара 3 елга бер мәртәбә үткәрелә. Туганнан алып 99 яшькә кадәрге кешенең сәламәтлеге карала. Ятим балаларны, 17 яшькә кадәрге балаларны карау кебек төрләре дә бар. Без 21 яшьтән алып 99 яшькә кадәргеләрне кертеп, 1807 кешенең (73.1%) сәламәтлеген тикшердек. 100 яшьтән артканнарны да карадык. План буенча бер елда 2500 кеше карарга тиеш идек. 700 кеше карыйсыбыз бар. Ничә яшьтәгеләр үтәме? Гади формула: 21+3+3...- 24, 27, 30, 33 ... яшьтәгеләр. Шул рәвешле исәпләнә. Кеше 5 табиб тикшерүе үтәргә тиеш, диләр. Төп тикшерү терапевтныкы. Килгән кешене тыңлап, анкета алып, аның анализлары белән танышканнан соң, терапевт кирәк дип тапса, шикләнсә, башка табибка җибәрә. Кирәксә, больницага салып дәвалыйбыз.
- Ә калган яшьтәгеләргә мондый тикшерү кайчан үткәрелә?
- Быел 20яшь тулганнарга киләсе елда 21 яшь була. Һәм ул әлеге категориягә керә. Шул рәвешле 2015 елга кадәр бөтен район халкы карала. Күргәнегезчә, бернинди дә блат дигән нәрсә юк. Бөтен кеше бертигез тикшерелә.
- Тикшерү нәтиҗәләренә килсәк...
Каралган 1807 кеше арасыннан 423 авыру табылды.Мәкаләнең дәвамын газетадан укып белә аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4100
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.16200
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.4900
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9400
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12900
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54800
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.5100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54800
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика