Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дүрт вак юл һәлакәте теркәлгән

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев сүзләренә караганда, узган атнада район юлларында 4 вак юл һәлакәте теркәлгән. Тән җәрәхәтләре алучылар юк. Өч машина йөртүчегә каешын такмаган өчен, тагын икесенә штрафын вакытында түләмәгәнгә, ике машина йөртүчегә "Стоп" билгесенә туктамаган өчен, берсенә- утын яндырмыйча йөргән өчен, 12 машина йөртүчегә җәяүлеләр...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев сүзләренә караганда, узган атнада район юлларында 4 вак юл һәлакәте теркәлгән. Тән җәрәхәтләре алучылар юк. Өч машина йөртүчегә каешын такмаган өчен, тагын икесенә штрафын вакытында түләмәгәнгә, ике машина йөртүчегә "Стоп" билгесенә туктамаган өчен, берсенә- утын яндырмыйча йөргән өчен, 12 машина йөртүчегә җәяүлеләр йөрү урынында машинасын калдырган өчен, ике машина йөртүчегә туктарга ярамаган урынга машәинасын куйган өчен протоколлар төзелгән. Бер машина йөртүче тонировка белән йөргән өчен, тагын өчесе документын онытып калдырган өчен, җиде машина йөртүче номерлары пычрак булган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Юл һәлакәте белән бәйле рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән машина йөртүчегә дә штраф түләргә туры киләчәк. " Юллар бик начар, кар көртләре, бозлавык. Мондый шартларда машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк", - дип кисәтә инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев