Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дуңгызларның Африка чумасы әлегә юк

Дуңгызлар арасында Африка чумасы авыруы киң таралды. Ул үтә йогышлы вируслы авыру. Россияда беренче тапкыр 2008 елда теркәлде. Африка чумасы кыргый дуңгызларда да була. Чир бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур зыян сала. Авыру 100% үлем белән тамамлана. Африка чумасы йокмасын өчен дуңгызларны ябык торакларда асрарга кирәк, урамда йөртмәскә....

Дуңгызлар арасында Африка чумасы авыруы киң таралды. Ул үтә йогышлы вируслы авыру. Россияда беренче тапкыр 2008 елда теркәлде. Африка чумасы кыргый дуңгызларда да була. Чир бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына зур зыян сала. Авыру 100% үлем белән тамамлана.

Африка чумасы йокмасын өчен дуңгызларны ябык торакларда асрарга кирәк, урамда йөртмәскә. Торакта дезинфекция үткәрергә, пешермичә азык калдыкларын бирмәскә, ветеринарный справкасыз дуңгызларны сатып алмаска тәгъдим ителә.

Бүгенге көнгә Африка чумасы чире Татарстанга да килеп җитте. Ул Нурлат районының шәһси хуҗалыгында Сосновка авылында теркәлде. Беренче куркыныч янау зонасында (чир чыккан урыннан 20 км.) -400 дән артык дуңгыз юк ителде һәм яндырылды.

Икенче куркыныч янау зонасы -100км, түбәндәге районнар билгеләнде: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Шишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай. Бу районнарга карантин салынды.

Безнең Әтнә районы чын мөселман районы дип санала. Әлеге көнгә кадәр һәр шәһси хуҗалыкта терлекләрнең тазалыклары турында кайгыртып йөргән ветеринария белгечләре тарафыннан дуңгыз асраучы кешеләр теркәлмәгән иде.

Соңгы йөргән вакытта Әтнә районының Күлле Киме авылында 3 хуңалыкта дуңгыз асраулары ачыкланды. Алар аны Морки районыннан базардан ветеринария спрвкасыз сатып алып кайтканнар, барысы 9 баш. Аларга ветеринария белгечләре тарафыннан аңлату эше үткәрелде, пометкалар бирелде.

Бу дуңгыз балалары белән безнең районга да чир алып кайтмауларына гарантия биреп булмый.

Дуңгыз хуҗалары хәзерге обстановканы дөрес аңлап,үзләре дуңгызларын бетерсәләр яхшы булыр иде.

Кадерле райондашлар, әйдәгез, үтә йогышлы чирләрдән сакланыйк әле! Безнең Әтнә районы күп терлек асрый һәм аның эпизоотик яктан имин булуы бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев