Әтнә таңы

Әтнәдә эчү нәрсәгә китергән

Хокук сагында Көлкеме әллә кызганычмы... Эчү -фаҗига дип юкка гына әйтми безнең халык. Йөрәк тетрәткеч канлы фаҗигалар да, сабыйларны ятим иткән, бер гаепсез кешеләрнең үлеменә китергән аяныч хәлләр дә күп очракта нәк менә эчү нәтиҗәсендә килеп чыга. Район авылларының берсендә килеп чыккан хәлләр ул кадәр үк аянычлы булмаса да, башы...

Хокук сагында

Көлкеме әллә кызганычмы...

Эчү -фаҗига дип юкка гына әйтми безнең халык. Йөрәк тетрәткеч канлы фаҗигалар да, сабыйларны ятим иткән, бер гаепсез кешеләрнең үлеменә китергән аяныч хәлләр дә күп очракта нәк менә эчү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Район авылларының берсендә килеп чыккан хәлләр ул кадәр үк аянычлы булмаса да, башы һаман да шул аракыга барып тоташа. Дөресен генә әйткәндә кызык та кызганыч та бу вакыйга шешәгә кулын сузганнар өчен гыйбрәт тә булып тора.

Кояшлы, матур гына көннәрнең берсендә ике шешәдәш бергәләшеп юк сәбапне бар итеп бәйрәм итеп алырга уйлыйлар. Билгеле, мондый эш акбаштан башка гына була алмый. Һәрхәлдә безнең геройлар өчен бу шулай. Табын түренә кукыраеп менеп утырган шешәләр берсен берсе алыштырып кына тора. Дуслар да хәйран гына кызышалар. Дуслар дигәннән яш аермалары хәйран ук булган бу икәүнең танышып, дуслашып китүенә дә шул акбаш сәбәпче булгандыр инде. Югыйсә аларның берсе 1964 елгы булса, икенчесе 1987 елгы гына була бит.

Вакыт тиз уза. Эчеп арган дусларның йокылары килә башлыймы, бүтән сәбәп беләнме - дусларның яшрәге тыныч кына өенә таба юл ала, өлкәне ишекләрен бикләп йокларга ята. Шунысы да бар - өйдә әле аның авыру тормыш иптәше дә була.

Я, хуш, яш дус өйгә кайтырга чыкты бит инде. Ярты юлга җитүгә, ни сәбәптер күзе аякларына төшә моның. Аяк киеме бит үзенеке түгел! Борылып, кире әшнәсенең өенә юл ала. Максаты - аяк киемен алыштырып, үзекен киеп кайтып китү. Ишекне шакып карый - ачучы юк. Тагын шакый- юк. Шулай бик озак шакып торганнан соң, ишек бермәл ачылып китә. Тик бу шакучы файдасына гына булмый. Ишек шакылдаганнан ачуы чыгып шашынган хуҗа чыга - чыгышка йодрыкларын эшкә җигә. Көлсәң - көл, еласаң ела - тик моның ахыры кунакның кулы сыну белән тәмамлана.

Спиртлы эчемлекләр куллану берсенең тән җәрәхәтләре алуы, икенчесенең җинаят җаваплылыгына тартылуына китерә.

Илшат Зиннәтуллин, Өтнә районы буенча өлкән дознаватель

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: