Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә экстремизмга каршы чаралар уза

"Экстремистлыкка - юк!" 1-30 сентябрь аралыгында Татарстанда "Экстремистлыкка - юк!" исемле айлык уза. Әлеге чара безнең республика өчен инде традиционга әйләнде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, шулай ук террорчылык һәм экстремистлык идеологияләре чагылышына түзеп тормау атмосферасын тудыруга юнәлдерелгән. Айлык планы нигезендә, X Казан халыкара мөселман киносы, флешмоблар,...

"Экстремистлыкка - юк!"

1-30 сентябрь аралыгында Татарстанда "Экстремистлыкка - юк!" исемле айлык уза. Әлеге чара безнең республика өчен инде традиционга әйләнде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, шулай ук террорчылык һәм экстремистлык идеологияләре чагылышына түзеп тормау атмосферасын тудыруга юнәлдерелгән.

Айлык планы нигезендә, X Казан халыкара мөселман киносы, флешмоблар, депутатларның укучылар белән, хезмәт коллективларында һәм мәгариф учреждениеләрендә очрашулары, тематик конкурслар, брейн-ринг, лекция һәм дебатлар - барысы кырыкка якын төп чаралар уздыру каралган. Алар эшендә Татарстан республикасының дәүләт хакимияте органнары, федераль органнар башкарма комитетының территориаль структуралары, муниципаль берәмлекләр, җәмәгать, религиоз оешмалар һәм югары уку йортлары катнаша.

Әлеге айлык кысаларында да безнең район мәктәпләрендә дә төрле чаралар уза, 1-2 сентябрь көннәрендә мәктәпләрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер укучыларның исләренә төшереп уздылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев