Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Ел хатын-кызы..." кем...

Кичә Әтнә дәүләт драма театры бинасында ТР Президенты, шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе ярдәме белән үткәреләчәк "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән " бәйгесенең район туры булды. Әлеге бәйгедә 11 кеше катнашты, ун хатын- кыз, бер ир-егет. Бәйгедә катнашучылар үзләренең яхшы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. Катнашучыларны тәкъдим итеп, чыгыш...

Кичә Әтнә дәүләт драма театры бинасында ТР Президенты, шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе ярдәме белән үткәреләчәк "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән " бәйгесенең район туры булды. Әлеге бәйгедә 11 кеше катнашты, ун хатын- кыз, бер ир-егет. Бәйгедә катнашучылар үзләренең яхшы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. Катнашучыларны тәкъдим итеп, чыгыш ясаучыларга да сокланырлык. Булдыра хатын-кызларыбыз. Ә ир-егетебез Рамил Шәйхиевнең булганлыгын сезгә сөйли юк, нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Жюрига җиңел булмагандыр бәяләве...

Бәйгедә катнашучыларның барысын мактаганнан соң, җиңүче билгеләнде. "Минем язмышым- минем һөнәрем" номинациясендә Комыргуҗа авылы

сыер савучы- Хисамиева Гөлнар җиңүче булды. Гөлнарга, аны халыкка тәкъдир иткән Гиззатуллина Лилиягә, аның яклаучысы Ногманова Энҗегә сокланмаган калмагандыр. Әле бу гына да түгел...

Бәйге турында тәфсилләп, Казанга кем барачагын белү өчен газетабызның киләсе санын укырсыз.

Фотоларның сыйфаты өчен гафу итәрсез, монысы телефонга төшкәне, сыйфатлысын да куярбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев