Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә " Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең беренче этабы башланды(фотолар)

Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «Ел тәрбиячесе - 2016" республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Быелгы бәйге балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү белән бәйле. Ел саен уза торган мондый бәйге тәрбиячеләр арасында иң- иңнәрен ачыклауны күздә тота. Үз чиратында без дә газета битләрендә бәйге барышы, чараларның эчтәлеге, тәрбиячеләрнең осталыгы турында яктыртып...

Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «Ел тәрбиячесе - 2016" республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Быелгы бәйге балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү белән бәйле.

Ел саен уза торган мондый бәйге тәрбиячеләр арасында иң- иңнәрен ачыклауны күздә тота. Үз чиратында без дә газета битләрендә бәйге барышы, чараларның эчтәлеге, тәрбиячеләрнең осталыгы турында яктыртып барырга тырышабыз.

Быел исә бәйгене беренче булып Олы Мәңгәр балалар бакчасы тәрбиячеләре ачып җибәрде. Яңа бакча, зур матур бүлмәләр - элеккесе белән чагыштырганда биредә балалар белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә икенче. Тәрбияче Гөлзидә Камалова әле беренче елын гына эшли. Арча педагогия көллиятен тәмамлаган яшь тәрбияче читтән торып Казан дәүләт университетында белем ала. Ул бәйгегә мәктәпкә әзерлек группасы белән әзерләнгән. Балалар бик актив, музыкаль элементлар, күргәзмә әсбаплар кулланып чыгыш ясаулары истә калырлык булды. Кечкенәләр группасы да читтә калмаган. Яраткан тәрбиячеләре Гүзәл Гарифҗанова белән бергәләп алар куянның югалган машинасын эзләделәр. Бәйге критерийлары буенча чыгыш барышында тәрбияченең балаларны кызыксындыра алуына да, аларның актив катнашуына да, чыгышның оригинальлегенә дә, тәрбияченең иҗади мөмкинлекләренә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Олы Мәңгәр бакчасы тәрбиячеләре әнә шуны күздә тотып әзерләнгәннәр дә.

Ай барышында бәйге кысаларында мондый чыгышлар районның һәр балалар бакчасында да узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев