Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә эш эшкә ялгана

Районда урып-җыю дәвам итә. Тик һава торышының үз законнары - әледән-әле явып киткән яңгырлар аркасында өзеклекләр туа. "Техника да, кадрлар да тулы әзерлектә, югыйсә", - дип уфтаналар районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Район буенча 4 августка бөртеклеләр 1850 гектарда сугылып, 4625 тонна ашлык җыеп алынды. Урып-җыю барлык мәйданнарның 9,1 процентында...

Районда урып-җыю дәвам итә.

Тик һава торышының үз законнары - әледән-әле явып киткән яңгырлар аркасында өзеклекләр туа. "Техника да, кадрлар да тулы әзерлектә, югыйсә", - дип уфтаналар районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Район буенча 4 августка бөртеклеләр 1850 гектарда сугылып, 4625 тонна ашлык җыеп алынды. Урып-җыю барлык мәйданнарның 9,1 процентында тәмамланды да инде. Әлегә һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш чыга. Аеруча арыш куандыра, өметле күренә. Гектарыннан уртача 25,2 центнер булса да, күбрәк чыгышлы мәйданнар да бар. Урып-җыю "Тукай", "Ленин", "Ташчишмә" һәм "Дусым" хуҗалыкларында актив бара. Һава торышы мөмкинлек тудыруга, бу темага аерым тукталырбыз әле...

Бер үк вакытта сенаж, печән әзерләү дәвам итә. Берьеллык үләннәрдән һәм күпьеллыкларның икенче укосыннан 81700 тонна сенаж салынды. Сер түгел, терлек азыгын күп итеп әзерләү безнең өчен бик мөһим. Республика күләмендә: "Әтнә - терлекчелек районы", дип, бер дә юкка әйтмиләр. Шөкер, мактанырлыгыбыз да бар. "Күшәр", "Шахтер" хуҗалыклары берьеллыклардан сенаж салуны тәмамлады да. Шул ук "Шахтер"да, "Ташчишмә"дә чыгышы әйбәт - соңгысында сенаж массасы гектарыннан 120 центнер ук тәшкил итә.

"Дусым"да сенажны бөртеклеләрдән - махсус җиңсәләргә салып та әзерлиләр. Хуҗалык зоотехнигы Хәмит Гәрәевтән алган мәгълүматларга караганда, әлегә берсенә арпа тутыралар.

- Дымлылыгы 35 процент тирәсе, консервантлар да өстибез. 100-110 тонна тирәсе масса керә, монысы бетү алдында инде. Узган елны 7не әзерләгән идек. Быел һава торышына карап салырга кала инде... - ди.

Кыскасы, авыл хуҗалыгында эш эшкә ялганып дәвам итә. Уңай нәтиҗәгә өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев