Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә эшләүчеләргә индексация булмый

Хәзер эшләүче пенсионерларга өстәмә социаль түләүләр булмый. Бу хакта Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиева хәбәр итте. 2016 елның 1 гыйнварыннан минималь пенсия күләме 7526 сум тәшкил итәчәк. Әгәр дә пенсия күләме моннан азрак булса, өстәмә түләнәчәк үзе. Бу турыда язып, аларга хатлар өләшенгән, инде күбесе Пенсия фонды бүлегенә...

Хәзер эшләүче пенсионерларга өстәмә социаль түләүләр булмый. Бу хакта Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Нәҗмиева хәбәр итте. 2016 елның 1 гыйнварыннан минималь пенсия күләме 7526 сум тәшкил итәчәк. Әгәр дә пенсия күләме моннан азрак булса, өстәмә түләнәчәк үзе. Бу турыда язып, аларга хатлар өләшенгән, инде күбесе Пенсия фонды бүлегенә килгән дә. 1 февральдән эшләүче пенсионерларга индексация дә булмый. Әгәр дә пенсионер 2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләгән булса, эш бирүчедән алган мәгълүматлар кулланыла. Шул нигездә ул эшләүче пенсионер булып санала. Әгәр дә бу чордан соң эштән туктаган булса, Пенсия фонды бүлегенә хезмәт кенәгәсе белән килеп гариза яза һәм киләсе айдан пенсиясенә индексация ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев