Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә файдалы очрашу узды

Балаларны рухи сәламәтләндерү үзәгендә ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев белән очрашу узды.

Балалар юл йөрү кагыйдәләре белән шул дәрәҗәдә кызыксыналардыр дип уйламаган идем. Башта инспектор сөйләгәннәрне йотлыгып тыңладылар, ә ахырдан берсен икенчесе бүлдереп сораулар бирделәр. Арада уйландыра торганы да, елмаерга мәҗбүр иткәннәре дә булды... Хәер, бу очрашу барышын баштан ук тәгаенләү урынлы булыр.

Имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев 70тән артык баланы инспектор һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең эшчәнлеге белән таныштырды. Рамил Гәрәев тә инспекция эшчәнлеге һәм аның алты айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

-Агымдагы елның ярты елында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Күп кеше тән җәрәхәтләре алды. Кызганычка каршы, арада 2 бала да бар. Берсе велосипедта йөргәндә зыян күрде, - диде ул.

Инспектор күпчелек күңелсез очракларның караңгы вакытта булуын да ассызыклады. Бу уңайдан, быел февраль аенда яктылыкны кире кайтаргыч элементлар буенча Законның бик вакытлы гамәлгә керүен билгеләде. Инспектор:

- Сәбәбе - билгеле инде. Автомобиль йөртүче ерактан ук күреп бетерми, шуңа күрә вакытында туктый алмый... - дип башлаган иде, аны балалар дәвам итте.

Яктылыкны кире кайтагыч элемент җир өслегеннән 80 сантиметр-1 метр тирәсе югарылыкта булырга тиеш икән. Әлбәттә, бу баш киемнәренә беркетә торганнарга кагылмый. Сү уңаеннан, ЮХИДИ хезмәткәрләренең үз киемнәре дә караңгыда - фонарь яктысында ерактан балкып тора.Соңыннан яңгыраган сораулар арасында махсус утыргыч белән алга утырырга мөмкинме, квадрациклны ничә яшьтән йөртергә була дип кызыксынучылар да булды. Кыскасы, балалар үзләре өчен кирәк булган шактый яңалык алдылар бу очрашудан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев