Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә фракция оешты

21 сентябрь көнне үзебезнең дәүләт драма театры бинасында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең XXIV конференциясе узды. Конференциясенең икенче этабын "Бердәм Россия"нең Әтнә район советы фракциясенең яңа сайланган җитәкчесе Айрат Каюмов башлады һәм алып барды. Делегатлар алдан билгеләнгән көн тәртибендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне карадылар, җирле территориаль сайлау...

21 сентябрь көнне үзебезнең дәүләт драма театры бинасында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең XXIV конференциясе узды. Конференциясенең икенче этабын "Бердәм Россия"нең Әтнә район советы фракциясенең яңа сайланган җитәкчесе Айрат Каюмов башлады һәм алып барды.

Делегатлар алдан билгеләнгән көн тәртибендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне карадылар, җирле территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Мөхәммәтҗановның чыгышын тыңлап, "Бердәм Россия"нең Әтнә бүлеге эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип таныдылар. Барлык көчне "Әтнә районы - үсеш территориясе" исемле сайлау алды программасының үтәлешенә юнәлтергә дигән карар кабул иттеләр.

Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең XXIV конференциясе делегатлары яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы кандидатурасына район советы депутаты Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовны сайладылар.

"Бердәм Россия" партиясенең Әтнә җирле сәяси советына да партия Уставы нигезендә үзгәрешләр кертелде: лаеклы ялга чыгу сәбәпле - Миңлегөл Фазлыева, вәкаләтләре үзгәрү сәбәпле Ландыш Фазлыеваны сәяси советтан чыгарып, алар урынына яшерен тавыш бирү юлы белән җирле сәяси совет әгъзасы, мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов белән "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Олы Әтнәдәге 2 нче беренчел бүлеге секретаре, Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев