Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Габдулла Тукайның туганы яши

Хәтер сәйләне Олы Әтнә мәктәбендә 25 апрель, җомга көнне, менә шундый исемдә шагыйрьнең дүртенче буын туганы, шушы мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Җәүдәт абый Нуриев белән очрашу булды. - Минем әнием Сатыйга Нуриева - Габдулла абыйның туганнан туган абыйсының кызы. Әниемнең әбисе Фаизә...

Хәтер сәйләне

Олы Әтнә мәктәбендә 25 апрель, җомга көнне, менә шундый исемдә шагыйрьнең дүртенче буын туганы, шушы мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Җәүдәт абый Нуриев белән очрашу булды.

- Минем әнием Сатыйга Нуриева - Габдулла абыйның туганнан туган абыйсының кызы. Әниемнең әбисе Фаизә - Габдулла Тукайның әтисенең бертуган апасы. Фаизә әби ире Җәләлетдин мулла белән элеккеге Казан губернасының Казан өязе, Кармыш волосте, Югары Масра авылында яши. Бу авыл кечкенә, ярлы булып, көз көне барлы-юклы игеннәрне җыйгач та, кыш уздырырга читкә-башкорт, Пермь якларына чыгып китә торган булган: кайсы итек баскан, кайсы тегү теккән, кайберләре кырык тартмачы булып сату иткән. Җәләл мулла шул ярлы халыктан килгән сәдака белән яшәгән. Үзләре 4 җан булып, алар янына тол калган ике сеңелләре икешәр бала белән кайтып, Фаизә әбинең гаиләсе 10 кешегә җиткән. Шул чорны ятим калган Габдулла абыйны үзләренә ала алмагач, әби Уральскида бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан бертуган сеңелесе Газизә Госмановага хат яза, Габдулланы балалыкка алуларын үтенә. Үлгән улыбыз урынына ул булыр, дип Галиәсгар җизни белән Газизә апа Габдулланы Кырлайдан Уральскига алдыралар. Фаизә әби белән Җәләл мулла, уллары Габдрахманны алып, минем әнинең әтисе, Уральск шәһәренә кунакка баралар. Бу вакытта Тукай мәдрәсәдә укыган. Казаннан килгән кунаклар хөрмәтенә җизни зур мәҗлес җыйган. Аларның икешәр катлы ике өйләре була. Берсендә аста аш өе, өстә кунак өе була. Мәҗлестә утырганда Габдулла югала, эзлиләр - таба алмыйлар. Габдулла идәнгә тезләнеп, зур корсаклы байлардан көлеп, шигырь язган була. Бабай Габдрахман мулла, аны яхшы хәтерлим, универсаль кеше иде. Кулыннан бар да килә. Шаярырга ярата, җыр-биюгә оста, нәселдән килә торгандыр, азрак миндә дә бар бу сыйфатлар. Мин җәй көне Масра авылына кунаккка кайтам. Ялан тәпи кайта идем, 12 чакырым ара. Аяклар чебиләп, авыртып бетсә дә, түзелгән, бабайга кайтам бит. Бабайны мин 9 сыйныфта укыганда җирләдек....- дип, Җәүдәт абый Тукайга бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

Туган телне җырлап башланган кичә, Җәүдәт абый үзе, районыбыз гимны булыр дип фаразлаган, Риваль Хисмәтуллин башкаруындагы Әтнәгә багышланган җырны тыңлап тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев