Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә гает намазы укыдылар

Олы Әтнә мәчетендә Гает намазы укыдылар. Аңа кадәр иртәнге намазга ук күпләп халык җыйналган иде. Ә бәйрәм намазына килгән ир-егетләрне, ә алар арасында олылар да, кечеләр дә бар иде, никадәр зур булса да, мәчет сыйдырып бетерә алмады, тышта намаз укучылар да булды. Намазга кадәр бирегә килүчеләр мәчет имамы Наил хәзрәт...

Олы Әтнә мәчетендә Гает намазы укыдылар. Аңа кадәр иртәнге намазга ук күпләп халык җыйналган иде. Ә бәйрәм намазына килгән ир-егетләрне, ә алар арасында олылар да, кечеләр дә бар иде, никадәр зур булса да, мәчет сыйдырып бетерә алмады, тышта намаз укучылар да булды.
Намазга кадәр бирегә килүчеләр мәчет имамы Наил хәзрәт Сәгъдиевның вәгазен тыңладылар.
Бу көнне районыбызның барлык мәчетләрендә дә Гает намазы укылды.
- Яшьләрнең, бигрәк тә әти-бабалары белән килгән балаларның күп булуы куандыра. Балаларыбыз динле, иманлы булып үсә. Намазга баскан өлкәннәребез күп, Аллага шөкер, - диләр мәчеткә йөрүче өлкәннәребез. Наил хәзрәт бу хакта үзенең вәгазендә дә әйтеп узды.
Киләсе Рамазан аен да сау-сәламәт килеш күрергә, иманлы булып яшәргә язсын барчабызга да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев