Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Гаеткә – зур бүләк!

Иртә таңнан ук газетабыз редакциясенә Ташчишмә авылы имамы Фәрит Хәбибрахманов килеп керде. Аны күптән беләбез - авылда 20 еллап имам булып эшли ул. Шатлыгы зур - мәчетнең эчен яңартканнар. - Авылдашларыбызга зур рәхмәт. Ремонтны Рамил Галимов ясатты. Әтисе Равил, Руслкан Мингалиев нык тырыштылар. Хуҗалык рәисе Рәис Җәләлетдинов электр җиһазлары алып...

Иртә таңнан ук газетабыз редакциясенә Ташчишмә авылы имамы Фәрит Хәбибрахманов килеп керде.

Аны күптән беләбез - авылда 20 еллап имам булып эшли ул. Шатлыгы зур - мәчетнең эчен яңартканнар.

- Авылдашларыбызга зур рәхмәт. Ремонтны Рамил Галимов ясатты. Әтисе Равил, Руслкан Мингалиев нык тырыштылар. Хуҗалык рәисе Рәис Җәләлетдинов электр җиһазлары алып бирде, анысын Рәфыйк Галимов уздырды. Бер генә килеп карагыз әле - мәчетебез ялт итте. Шөкер, мәчеткә йөрүчеләр дә аз түгел. Ураза Гаетенә зур бүләк булды бу, - дип шатлыгы белән уртаклашты.

Идәнгә линолеум да җәйгәннәр. Келәмнәре элеккеләр әле бик әйбәт хәлдә. Без дә куандык. Аеруча изге айда эшләнүенә шатландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев