Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә грипп белән чирләүчеләр нишләр?

Көн кадагы Әтнәдә грипп белән чирләүчеләр нишләр? Татарстан башкаласында сулыш юлы вируслы инфекциясе белән авыручылар саны эпидемик чикне 53,2 процентка узып, 16 мең 229 кешегә җиткән. Шуның өстәвенә 14 дуңгыз гриппы очрагы теркәлгән. "8е -Казанда, 3есе - Яр Чаллыда, 3 есе - Питрәчтә", дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе....

Көн кадагы

Әтнәдә грипп белән чирләүчеләр нишләр?

Татарстан башкаласында сулыш юлы вируслы инфекциясе белән авыручылар саны эпидемик чикне 53,2 процентка узып, 16 мең 229 кешегә җиткән. Шуның өстәвенә 14 дуңгыз гриппы очрагы теркәлгән. "8е -Казанда, 3есе - Яр Чаллыда, 3 есе - Питрәчтә", дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе. Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова исә Россиядә 828 мәктәпнең, 602 балалар бакчасының карантинга ябылуын әйтә.

Сүрия МИНГАТИНА

Соңгы вакытта гриппка кагылышлы мәгълүматны һәркайсыбыз куркып тыңлый, чөнки үлүчеләр көннән-көн күбәя. Җитмәсә башкалада бу атнада авыручылар саны иң югары ноктага җитәр дип фаразлыйлар. Казанда яшәүче якташларыбыз да әтнәләр өчен борчылып, "Башкалада инфекцион больницалар авырулар белән тулган, грипптан соң өзлегүчеләр бик күп, даруларны алып куегыз, борыннарыгызга оксолин мае сөртеп йөрегез дип, сакланырга өйрәтәләр. Маска киеп йөрү кирәклеген дә ТВ гел күрсәтеп тора.

А(Н1N1) 2009 дип аталып, дуңгыз гриппы дип йөртелгән грипп нәрсәсе белән куркыныч һәм районыбызда авыручылар бармы?

- ОРЗ,ОРВИ белән авыручылар булса да, Аллага шөкер, дуңгыз гриппы бездә әле теркәлмәде. Елдагыча көн саен онлайн мониторинг- күзәтү алып барабыз, мәктәпләр, балалар бакчалары белән элемтәдә торабыз. 1-26 гыйнвар аралыгында ОРВИ белән 7 кеше мөрәҗәгать итте, шуның өчесе больницада ятты, 6 кеше пневмония белән стационарда дәваланды, берсе - бала. Авыручылар булса да, бакчаларны, мәктәпләрне ябарлык дәрәҗәдә түгел. Тик бу беребезгә дә тынычланырга ирек бирми. Ишетәсездер, ОРВИ да грипп белән бер дәрәҗәдә куркыныч, вакытында табибка күренеп дәваланмасаң, икесе дә бер дәрәҗәдә өзлегүләргә китерә. Гриппның бу төре башкаларына охшаш булса да, әнә шул өзлегүләре белән куркыныч. Шунлыктан авыруның беренче көннәрендә үк, температурагыз югары күтәрелгән очракта "Ашыгыч ярдәм" чакыртып, табибка мөрәҗәгать итәргә, сыеклыкны күп эчәргә кирәк, үзлегеннән дәвалану бу очракта ярамый. Өзлегүнең иң таралган төре - пневмония, үпкә авыртуы. Моннан тыш астма, йөрәк-кан тамырлары авыртулары белән чирләүчеләргә, табибта нинди дә булса чир белән учетта торучыларга, иммунитеты зәгыйфь булучыларга, өлкән яшьтәгеләгә, кечкенә балаларга, йөкле хатыннарга әлеге инфекциядән аеруча сакланырга кирәк....- ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов.

Иң яхшысы саклану, дигәнне һәркайсыбыз белә. Бу хакта язгалаган булсак та, тагын бер кат исегезгә төшерәбез.

"Бик кирәк булмаганда кешеләр күп йөри торган урыннарга бармагыз. Барган очракта маскадан файдаланыгыз. Йөткергәндә, төчкергәндә авызыгызны кулыгыз белән тотмагыз, тоткан очракта ул кулыгыз белән күзләрегезгә, борыннарыгызга кагылмагыз, вирусның шул рәвешле таралганын онытмагыз. Кульяулыгыгыз булмаган очракта, төчкергәндә авызыгызны киемле беләгегез белән каплагыз. Кулыгызны гел сабынлап юарга гадәтләнегез. Ишек тоткаларын да, өстәл, урындыкларны гел сабынлап юып торыгыз. Сабын булмаган очракта дезинфекцияләүче салфеткалардан файдаланыгыз. Авыручы кешедән 1 метр ераклыкта булырга тырышыгыз. Җәмәгать урыннарында төкермәгез..." - дип кисәтә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Арча, Биектау районнары территориаль бүлек эксперт- белгече Ләйсән Дамир кызы Тәхәвеева.

"А(Н1N1) 2009" гриппның билгеләре: югары температура, йөткерү, конъюктивит. Өйдә грипп белән авыручы булганда нишләргә?

Мөмкинлек булса, аерым бүлмәгә урнаштырырга кирәк. Булмаса авыруга 1 метр тирәсе ераклыкта булырга һәм аралашмаска тырышыгыз. Бүлмәне җилләтергә, идәннәрне дезинфекцияли торган катнашмалар ярдәмендә юарга кирәк. Авыруны караганда бер кеше генә карап, ул маска кисә яхшы. Даруларга килсәк, район үзәгендәге аптекаларда алар бар.

"Авыручылар күбрәк ингавирин, кагоцел, ремантадин кебек вируска каршы тора торган, иммунитетны ныгыта торган дарулар алалар", - диләр аптека хезмәткәрләре. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыйк, монысы грипптан саклануның иң яхшы чарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев