Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә грипп юк, суган, сарымсак ашыйбыз

Әтнәдә грипп юк, суган, сарымсак ашыйбыз Татарстанда соңгы атнада грипп һәм сулыш юлы инфекциясе авыртулары белән чирләүчеләр арта. 9 мәктәпнең карантинга ябылуы билгеле. Казанда да авырулар саны күбәя. Ә бездә, Әтнә районында, әле, Аллага шөкер, грипп белән авыручылар теркәлмәгән. «ОРЗ,ОРВИ» белән чирләүчеләр генә бар. - 16 февральдә районыбыз мәктәпләрендә, техникумда,...

Әтнәдә грипп юк, суган, сарымсак ашыйбыз Татарстанда соңгы атнада грипп һәм сулыш юлы инфекциясе авыртулары белән чирләүчеләр арта. 9 мәктәпнең карантинга ябылуы билгеле. Казанда да авырулар саны күбәя. Ә бездә, Әтнә районында, әле, Аллага шөкер, грипп белән авыручылар теркәлмәгән. "ОРЗ,ОРВИ" белән чирләүчеләр генә бар. - 16 февральдә районыбыз мәктәпләрендә, техникумда, балалар бакчаларында 107 бала булмаган. Бу әле авырыйлар дигән сүз тугел, сәбәпләре билгесез. Районыбызның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, үзебезнең хезмәтләр белән берлектә, 18 февральдән мониторинг алып бара башлыйбыз, монда инде авыртуы да, сәбәпсез дәрес калдыру да билгеле була. Авылларда ФАПлардагы фельдшерлар да халыкның сәламәтлеген күзәтеп торачак, Олы Әтнәдә һәр урамга шәфкать туташлары билгеләнгән, алар һәр өйдә булып, хәлегезне сорашып, авыртуның барын-югын билгеләп барачаклар,- ди район үзәк больницасы баш табибы Азат Гарипов. Саклану кирәк икәнен барыбыз да аңлый. "Халык күп булган урыннарга бармаска, әледән үк дарулар эчмәскә кирәк" - дип кисәтә табиб. Суган, сарымсак ашагыз, гөлҗимеш, кара карлыган турында онытмагыз, кибетләрдә имбир тамыры сатыла, чәйгә телемләп салып эчегез, борыныгызга оксолин мае сөртегез, көнгә бер генә тапкыр түгел, ешрак сөртсәгез әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев