Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ГТО нормаларын ташырырга әзерләнәләр

Ә син ГТО нормаларын тапшырырга әзерме? Һәр яңалык - күптән онытылган тарих, дип әйтергә яраталар бездә. Бу сүзләрнең дөреслегенә көннән-көн ныграк инанам. Әнә бит , хәзер мәктәпләргә интенсив рәвештә кереп барган Сингапур алымын да безнең мәктәпләрдә укытылган элекке алым дип әйтәләр. Һәм менә тагын бер яңалык - ГТО нормативларын тапшыруны...

Ә син ГТО нормаларын тапшырырга әзерме?

Һәр яңалык - күптән онытылган тарих, дип әйтергә яраталар бездә. Бу сүзләрнең дөреслегенә көннән-көн ныграк инанам.

Әнә бит , хәзер мәктәпләргә интенсив рәвештә кереп барган Сингапур алымын да безнең мәктәпләрдә укытылган элекке алым дип әйтәләр. Һәм менә тагын бер яңалык - ГТО нормативларын тапшыруны гамәлгә кертү турында агымдагы елның март аенда Россия президенты карары кабул ителде. ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!) нормаларын тапшыру заманында һәр совет кешесенең төп бурычларыннан берсе иде.Хәтерлим әле, мәктәпне тәмамлаганда әлеге нормаларны валлаһи-билләһи тапшырды дип, безгә зәңгәр төстәге таныклык та биреп чыгардылар. Аларны тапшыру үзе дә бик ансатлардан түгел иде.

Бездә һәрвакыттагыча инде, башта юкка чыгаралар, ә аннары икеләтә чыгым белән кире кайтарырга тырышалар. Тик менә бүгенге Бердәм дәүләт имтиханнары белән куркытылган, компьютер алдында утырып кечкенәдән үзе дә сизми сәламәтлегенә зыян салган, "сыек" мәктәп укучылары бу нормаларны үти алырмы? Көчләре һәм үҗәтлекләре җитәрме? Шушы сораулар белән Күәм мәктәбеннән күп еллар физкультура укытучысы булып эшләгән Булат абый Зариповка мөрәҗәгать иттем.

- Әйе, дөрестән дә совет чорларында ГТО нормаларын тапшыру һәр кешегә дә ихтыяри-мәҗбүри иде. Хәзергесе дә шул ук система, әмма бүгенге көн балаларына яраклаштырылган. Нормативлар элек катлаулырак иде. Шунысын да әйтми булмый, ул чактагы нормативларны бүгенге балалар үти дә алмас иде, - ди ул.

- Ә ни өчен ГТОга кире әйләнеп кайттылар дип уйлыйсыз?

- Балаларның сәламәтлекләре бик начар хәзер. Сәламәтлек буенча төп группага бер сыйныфтан ике-өч кенә бала керә ала. Калганнары хәзерлек группасы. Шартлар булуга да карамастан, бүгенге балаларны спортка тартуы бик авыр. Урамда чана шуган, яки йөгереп уйнаган баланы күргәнегез бармы? Менә минеке дә юк шул. Моңа әлеге дә баягы бердәм дәүләт имтиханнарын кертү дә йогынты ясамый калмагандыр. Бала бит күп очракта компьютер алдында утырып әзерләнә. Әти-әни дә эш кушмый, БДИ ны гына җүнләп бирә күрсен. Физик эш белән бөтенләй шөгыльләнмиләр бит, кар көрәү дә юк, тирес ташлау да. Спартакиадалар вакытында, төрле ярышларга барганда интегәбез, чыгарылыш сыйныф укучыларына әти-әниләре ярышларда катнашырга рөхсәт бирми. Бу безнең мәктәпкә генә кагылмый анысы. Бар билгеле, укуда да, спортта да тырышып йөргән укучылар. Элек укучылар белән чыгып китә идек -10 километрга, чаңгыда, дәрес ахырына кайтып җитеп, чаңгыларын урнаштырып бетереп, тәнәфескә чыгалар иде. Ә хәзер... Бар, чыгып кара син алар белән... 3 километрга чыгарга кот очып тора, ат арбасы кирәк булмагае кире алып кайтырга, - дип. Язманы тулысынча газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев