Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә халык дружинасы отряды командиры бүләккә лаек булган

Халык дружинасы кабат сафта Һәр яңалык күптән онытылган тарих дип әйтергә яратабыз. Моның чыннан да шулай икәнлеген вакыт һәрдаим исбатлап тора. Дистә еллар элек халык арасында бик авторитетлы саналган халык дружинасы эшчәнлеге дә ничә еллар туктап торганнан соң, кабат эшен башлап җибәрде. Тарих битләренә күз салсак, ирекле халык сагы буларак...

Халык дружинасы кабат сафта

Һәр яңалык күптән онытылган тарих дип әйтергә яратабыз. Моның чыннан да шулай икәнлеген вакыт һәрдаим исбатлап тора.

Дистә еллар элек халык арасында бик авторитетлы саналган халык дружинасы эшчәнлеге дә ничә еллар туктап торганнан соң, кабат эшен башлап җибәрде. Тарих битләренә күз салсак, ирекле халык сагы буларак моңа охшаш оешма 1881 елда Мәскәү шәһәрендә барлыкка килә. Аның сафларында 20 меңләп кеше исәпләнә. 1984 елга исә халык сагында кеше саны 80 меңгә хәтле җитә. Ә менә СССР да ирекле халык дружинасы 1959- 1991 елларда оештырыла. Әлеге оешманың төп максаты булып оешма, күмәк хуҗалык, йорт идәрәсе, урам һәм авыл дәрәҗәсендә дәүләт хокук саклау органнарына җәмәгать тәртибен , ил чикләрен саклауда ярдәм итү була. Илдә мондый дружиналар үзешчән җәмәгать оешмасы дәрәҗәсендә генә саналсалар да, хөкүмәт тарафыннан да, комсомол , партия һәм профсоюз оешмаларыннан зур ярдәмгә ия булалар. Кызганычка каршы, 1991 елда СССР юкка чыгарылып , коммунистлар партиясе эше туктатылганнан соң, күп кенә оешмаларның , шул исәптән ирекле халык дружинасының эшчәнлеге дә сүпәнләнә. Шуңа да карамастан, 2009 елда мәсәлән, Россиядә 34 меңнән артык хокук саклауга юнәлтелгән җәмәгать оешмалары булдырылып, аларда 363 мең кеше исәптә торган. Ә иң кызыгы, алар ярдәмендә елга 40 мең җинаять эше ачылып, 400 ләп административ хокук бозучы җавапка тартылган.

Безнең районда да халык дружинасы отрядлары булдырылды. Штаб җитәкчесе Наил Сибагатов рәислегендә бүгенге көндә районда 12 халык дружинасы отряды исәптә тора. Аларда барлыгы 75 әгъза исәпләнә. Эчке эшләр бүлеге белән тыгыз элемтәдә булган әлеге отряд вәкилләре җомга- шимбә көннәрендә җәмәгать урыннарында булып, тәртип бозуларны булдырмауны кисәтә.

Шушы көннәрдә әлеге отряд командирлары, шулай ук авыл җирлеге рәисләре һәм Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары башлыгы Фәнис Низамиев катнашында халык дружинасы вәкилләренә тантаналы рәвештә махсус таныклыклар тапшырылды. Әлеге чарада район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов катнашты һәм әлеге игелекле эшне башлап йөрүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде.

  • Көннәр кыскарды, кышка кереп барабыз. Елның бу фасылында статистика буенча тәртипсезлек күренешләре дә ешрак күзәтелә. Шуңа да игътибарлы булсагыз иде,- диде ул.

Тагын бер куанычлы яңалык, Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә халык дружинасы отряды командиры Рөстәм Сөнгатуллин тәртип саклауда ярдәм күрсәткәне өчен акчалата премия белән бүләкләнде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев