Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә халык саны кими

Уяу булыйк! Районыбызда җирле халык саны кими бара. 1996 елда районда яшәүчеләр саны 15026 кеше булса, узган елгы мәгълүматлар буенча 13300 кешегә калган. Районда еллык табигый арту 1000 кешегә минус 4-5 кеше күрсәткече белән бара. Ягъни, үлүчеләр саны туучылардан күбрәк. Районыбызда яшәүчеләрнең дүрттән береннән артыграгы пенсия яшендәгеләр. Авылда эшкә калучы...

Уяу булыйк!

Районыбызда җирле халык саны кими бара. 1996 елда районда яшәүчеләр саны 15026 кеше булса, узган елгы мәгълүматлар буенча 13300 кешегә калган. Районда еллык табигый арту 1000 кешегә минус 4-5 кеше күрсәткече белән бара. Ягъни, үлүчеләр саны туучылардан күбрәк. Районыбызда яшәүчеләрнең дүрттән береннән артыграгы пенсия яшендәгеләр. Авылда эшкә калучы яшьләр бик аз. Нәтиҗә: киләчәктә дә демографик хәл яхшырмаячак.

Авылларда ялгыз яшәүче карт һәм карчыклар саны көннән-көн арта. Алар вафатыннан соң, туганнары йорт-җирләрен саталар. Бу йортларның яңа хуҗалары, гадәттә, читтән кайтучылар була. Үзләре белән элек яшәгән төбәк гадәтләрен дә ияртеп кайталар. Ярый ла бу бәндәләр иманлы булып, әдәп-әхлак кагыйдәләрен санга сугып, җирле халык белән уртак тел тапсалар. Буш йортларга читтән кайтучылар күбәйгән саен, авыл гадәтләренә йогынтылары да көчәя. Ни хикмәттер, кеше яхшыларга караганда начар гадәтләрне тизрәк сеңдерә. Һәр нәрсәдә критик чик була: шуңа якынаймасын иде. Бу уңайдан тәкъдимнәрем дә бар. Беренчедән, йорт сатучылар үзләренең туган нигезләрен кемгә ышанып тапшыруларын якыннан белсәләр икән. Авылга кунакка кайткан вакытта туган нигезләренең ышанычлы кулларда икәнен күреп шатлансыннар иде. икенчедән, авыл җирлеге башкарма комитеты йорт сатучылар белән алданрак элемтәгә кереп, аларның уй-фикерләрен белеп, төпле киңәшләрен бирсәләр яхшы булыр. Өченчедән, авыл җирлеге вәкилләре дә, авыл халкы да, башлангыч чорда кайтучыларның нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүен ныклы контрольдә тотсалар иде. Шулай ук авыл җирлеге җитәкчелеге белән районның миграция хезмәте арасындагы бәйләнешләр ныграк булырга тиеш дип саныйм. Фикерем шул - янәшәбездә яшәүчеләргә игътибарлы булыйк, уяулыкны югалтмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев