Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә халык соравы буенча юбилей кичәсе кабат күрсәтелә

Әтнәнең 25 еллыгына багышлап әзерләнгән кичәнең әйбәтлеге хакында язган идек. Аны хәтта Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та "Искиткеч", дип бәяләде. Ә Фатыйх Сәүбән улы "Бөтен республика халкына күрсәтергә кирәк бу тамашаны",- дип сокланган иде. Республика халкы бер хәл, үзебезнең район халкының күбесе дә күрә алмады юбилей кичәсен. Шуңа күрә...

Әтнәнең 25 еллыгына багышлап әзерләнгән кичәнең әйбәтлеге хакында язган идек.

Аны хәтта Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та "Искиткеч", дип бәяләде. Ә Фатыйх Сәүбән улы "Бөтен республика халкына күрсәтергә кирәк бу тамашаны",- дип сокланган иде.

Республика халкы бер хәл, үзебезнең район халкының күбесе дә күрә алмады юбилей кичәсен. Шуңа күрә "Кабат күрсәтмиләр микән?" дигән сорауны бик күпләр бирде.

Сөенечле хәбәр җиткерәбез: 22 декабрь көнне 17 сәгатьтә Әтнә дәүләт драма театры бинасында - юбилей кичәсе.

Билет бәясе- 200 сум!

Рәхим итегез, тамаша аңа гына торырлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев