Әтнә таңы

Әтнәдә – “Хайван хакы бар ул!”

Ничек яшисең, авыл Әтнәдә - "Хайван хакы бар ул!" 77 яшьлек Зөләйха әби Галиуллина белән сөйләшкәннән соң озак уйланып йөрдем. "Киленемне бер татарга да алыштырмыйм", -ди ул. Сүрия МИНГАТИНА - Безнең авылның матурлыгын әйтеп бетерә торган түгел, читенлеге дә бар, белгечләр юк, бик кирәк чаклар була, сыерым бик авыр бозаулады,...

Ничек яшисең, авыл

Әтнәдә - "Хайван хакы бар ул!"

77 яшьлек Зөләйха әби Галиуллина белән сөйләшкәннән соң озак уйланып йөрдем. "Киленемне бер татарга да алыштырмыйм", -ди ул.

Сүрия МИНГАТИНА

- Безнең авылның матурлыгын әйтеп бетерә торган түгел, читенлеге дә бар, белгечләр юк, бик кирәк чаклар була, сыерым бик авыр бозаулады, чакырырга авылда ветврач юк. Авырта инде, азаплана мескен, егылды, күзләре мөлдерәмә. Үлә бугай дип котым калмады, гомер иткән хайван, елый-елый арып беттем. Бишенчесен бозаулыйсы иде. Ярдәм сорап Әтнәдән ветврачларны чакырттым. Әтнә булгач, киләләр дә терелтәләр, дип беләбез инде. Күп чакыра торгач килделәр, тик буш кул килгәннәр, ник бер дарулары булсын. Берни эшли алмадылар. Үзебезнең Зөфәргә ярдәм сорап бардым. Ии, аның әйбәтлекләре. Элек ферма мөдире булып эшләде, бездә ферма бар иде элек. Фермада бергә эшләдек. Мин - 30 ел стажлы сыер савучы. Хәзер Зөфәр төрле эштә эшләп йөри, терлегебез сырхаулап торса, бөтен авыл белән аны чакырабыз. Карусыз, килә. Гаиләсе дә бик әйбәт. Хатыны почтальон булып эшли. Бик шәфкатьлеләр. Шул Зөфәр төне буе сыер янында утырды. Кулыннан килгән бар ярдәмне күрсәтте. Үзе бик гади, берни сорамый, акча да алмый, "Хайван хакы бар ул", - ди. Бардыр, тормышы сокланырлык, халык рәхмәте беләндер, үзләре дә бик тырыш. Җитәкчеләргә бик әйтәсем килә, менә шул Зөфәрне ярты штатка гына безнең авылга мал табибы итеп куеп булмыймы? Сыер бәясе бик кыйбат йөри, ә терлек авырмый тормый. Кечкенә авылларда да тормыш итәсе бар. Күп хуҗалык терлек тотып, тамагын үткәрә, түләвен түли... Минем киленемә дә эш юк...

Килен димәктән, Маридан килде ул. Без татар дип тәрбияләнгән, гаилә бер милләт кешеләреннән булырга тиеш дип беләбез, шулай булырга тиеш инде анысы. Улым өйләнәм дигәч, мин дә каршы килдем. Бар әйткән "Улым, татар беткәнмени..." булды - башка сүзне белмәдем. "Өйләнсәм шул кызга өйләнәм, я өйләнмим", - дип кырт кисте улым. Кая барасың, язганы шулдыр дип, белгәннәрне укып, кыз сорарга бардык. Туйга 60 мари килде, сеңелем, күз алдыңа китер. 4 көн кунак иттек. Ияләнгәнмени... Яши башладык, 18 ел бергә гомер итәбез, Аллага шөкер, кем бәхетенә кем, дигәндәй, ул киленнең әйбәтлекләре. Мин аны бер татарга да алыштырмыйм, эшләмәгән белмәгән эше юк, бик матур итеп кофталар бәйли, кулыннан барысы да килә. Бик кешелекле. Кечелекле. Иң мөһиме: татар телен өйрәнде, бездән яхшырак сөйләшә. Телевизордан милләтара сугышларны күрсәткәндә, "Милләтләр дуслыгы безнең гаиләдә генә ул", дип әйтеп куям кайчак, чыны шул. Киявем урыс минем, Андрей исемле. Анысы да татарча өйрәнде, кызым белән бик тату торалар, оныкларым да татарча белә. Өченче кызымның кияве Хәсән, анасы татар, атасы үзбәк. Аллага шөкер, иң сөенгәнем, барысы да татарча сөйләшергә өйрәнделәр, оныкларым да белә туган телне. "Әни, әби", дип кенә торалар... - дип сөйли татар булып яшәгән, үз динен тоткан әбекәй.

Зөләйха әби сөйләгәндә күз алдыннан әллә ничә гаилә үтте. Бар татулары, бар тузгыганнары... Барысы да татарлар. Тәкъдиреңә язылганнан узып булмыйдыр, кем сукмагы кая илтә... Тик кая гына илтсә дә, кешелекле булып калу кирәк. Хайван хакын хаклаган Зөфәр дә, авыл халкы өчен борчылып, киленен, киявен ихтирам итеп яшәп, милләтләр дуслыгы өчен куанган Зөләйха әби дә, Мари иленнән килеп татар телен өйрәнгән килен дә әнә шундый. Кешенең үзеннән тора шул, теләк кенә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: